Авыл хуҗалыгы рубрикасы буенча яңалыклар
-
Фермер Ленар Кәлимуллин җирләрен киңәйткән
Акбаш авылында гомер итүче Кәлимуллиннар династиясе яшелчәчелек белән инде дистә еллар дәвамында шөгыльләнә.
-
Район аграрчылары – оператив киңәшмәдә
"Уңыш" җәмгыяте базасында бүген узган язгы кыр эшләре буенча киңәшмәдә район аграрчылары алдына биш мең гектарда чиста пар калдыру бурычы куелды.
-
Районның шәхси ярдәмче хуҗалык малларына вакцина ясалачак
Агымдагы елда район дәүләт ветеринария берлеге хезмәткәрләре җәмәгать секторындагы 10 961 баш мөгезле эре терлеккә вакцинация ясалган.
-
Ютазы районы авыл эшчәннәре узган хуҗалык елына йомгак ясады
Бүген Тукай исемендәге җәмгыять базасында район агроформированиеләре җитәкчеләре, тармак белгечләре, фермерлар 2017 елда кырчылык һәм терлекчелек тармагы эшчәнлегенә нәтиҗә ясады һәм агымдагы елга бурычлар билгеләде. Һәр тармак эше буенча тиешле белгечләр анык анилиз белән чыкты. Киңәшмәдә район башлыгы Рөстәм Нуриев катнашты.
-
Район терлекчеләре каршында югары продуктлы таналар үстерү бурычы тора
Бүген районда республиканың авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белгече Ришат Зарипов катнашында терлекчелек тармагы буенча семинар-киңәшмә узды.
-
Ютазылы Ансель Вафауллин – иң яхшы гаилә фермасы
Ансель Вафауллин җитәкли торган хуҗалыкта кышлау җәй ахырында ук башланды - тулысы белән араннарда асрала башлаган иҗтимагый көтү тулы кыйммәтле рационга күчерелде. Биредә азык җитәрлек күләмдә туплаган дию генә дөреслеккә туры килеп бетмәс иде. Хуҗалыкта аны киләсе "үлән сезонына" кадәр җитәрлек итеп туплыйлар - һәр шартлы башка 44 центнер азык...
-
Ютазы районы фермерлары республика грантларын ота
Фермер Гөлназ Четвертакова хуҗалык итүнең кече формаларын тагын да үстерү буенча республикада эшләүче программага кушыла һәм 2 миллион 800 мең сум грант ота.
-
Ютазы районы игенчеләре – алдынгылар сафында
Ютазы районы игенчеләре "Иң яхшы комбайнчы" республика бәйгесе нәтиҗәләре буенча оештырылган тантанада катнашты.
-
“Нәбиуллин” хуҗалыгы кырында зәб безнең кулларда
Куәтле зур тракторда эшләп карару теләгем күптән инде тынгылык бирми иде. Әлеге теләк мине "Нәбиуллин" фермер хуҗалыгының Бәйрәкәтамак зонасына алып килде. 1100 гектарда җир сөрергә өлгергән Флүс Гайсин мине үз ярдәмчесе итеп алырга сыкрап булса да риза булды. Нишләмәк кирәк, бөтен кеше дә тракторчы булып тумый, өйрәнермен әле...
-
“Кәрәкәшле” җәмгыятенең механизаторлар сафы яңа көч белән тулыланды
Кеше башкарган эшне читтән генә күзәтеп торып, аның бөтен мәгънәсен аңлап та, төшенеп тә бетеп булмый. Шуңа күрә мин һөнәремне алмаштырырга булдым әле. "Кәрәкәшле" җәмгыяте җитәкчесе Альберт Зариповтан "комбайнчы ярдәмчесе" итеп эшкә алуын үтенеп сорагач, гаҗәпләнүе йөзенә чыкса да, кире какмады тагын үзе. Мине Ришат Әхмәтҗанов эшли торган ЕС-1 кыр...
-
“Уныш” җәмгыяте: ашлык – келәтләрдә, чиратта – көнбагыш
"Уңыш" җәмгыяте җитәкчесе белән 90 гектардан чак кына артык булган мәйданга барып җиткәндә, хезмәт коллективының алдынгы механизаторы Рәмис Галиев карабодайның соңгы теземен суктырып чыгып килә иде. Атна башында яссытугайлылар игеннәрне урып-җыюны тәмамлады. Алар бүген салам төргәкли, туфракны туңга сөрә. - Ел бик үзенчәлекле килде. Башак тулганда явым-төшем булмавы, әлбәттә, тискәре...
-
Бәйрәкә авылы халкының шатлыклы көннәре – “АгроМир” җәмгыяте уракны тәмамлады
Барлыгы дүрт мең ярым гектарда бөртекле һәм кузаклы культуралар үстергән "АгроМир" җәмгыяте районда беренчеләрдән булып уракны тәмамлады. Дүшәмбе кичендә бодай кырындагы соңгы теземнәрне сугып бетереп, җир башына чыгып туктаган комбайнчыларның бердәм булып кычкырган "ур-ра-а-а" авазы янәшәдәге тауга барып бәрелеп, кайтаваз булып әйләнеп кайтты. Комбайннарыннан сикереп төшкән механизаторларның кулын кысып, рәхмәт...
-
Ютазы районы аграрчылары кукуруз үстерү технологиясе турында киңәшмә уздырды
Бүген "АгроМир" җәмгыяте базасына җыелган район авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре беренче эш итеп терлек азыгына дип үстерелгән кукуруз технологиясе турында фикер алышты. Әйтергә кирәк, бәйрәкәлеләр тәрбияләп үстергән кырлар патшасының биеклеге ике метрдан артык, бер сабакта өчәр-дүртәр чәкәнбаш җитешкән. "АгроМир" җәмгыяте кукурузны орлык өчен дә махсус үстерә.
-
Ютазы районында малларны нодуляр дерматиттан саклап, чаралар күрелә
Ютазы районының ветеринария берлеге күрше Башкортстан Республикасының Ярмәкәй районында мөгезле эре терлектә була торган нодуляр дерматит чыганагы ачыклануын хәбәр итә.
-
Район хуҗалыклары көзге чәчү срокларына сыешмый
Бүген район башлыгы Рөстәм Нуриев җитәкчелегендә узган "Уңыш" штабында уҗым культураларын чәчү срогына сыешмаган "АгроМир", "Вафауллин", "Гайнетдинов", "Гафиятов", "Әхмәтшина", "Тимербаев", "Вәлиев", "Рәхмәтуллин" агроформированиеләре тәнкыйть утына тотылды. - Көзге чәчү өчен туфрак эшкәртүдә бернинди тоткарлык тумады. Чәчү материалына кытлык юк, ашлама бар. Бу бары тик хуҗалыкларда эшне рациональ оештырмау аркасында килеп...