Төп яңалык рубрикасы буенча яңалыклар
-
Ютазылылар 200 һәм 2000 сумлык купюраларда Казан символлары өчен тавыш бирә ала
Традиция буенча Россиянең заманча банкноталарында шәһәр күренешләре һәм билге объектлары файдаланыла. Бүген россиялеләр тарафыннан Россиянең 200 һәм 2000 сумлык яңа банкноталарында шәһәрләр һәм символлар күренешләрен сайлау буенча конкурс уза. Татарстанлыларның игътибарын Казан символлары - Казан Кремле һәм Казан (Идел буе) федераль университеты өчен тавыш бирүнең уникаль мөмкинлеге булуга юнәлтәбез.
-
Ютазы Сабан туе – Абдулино җирендә
Узган шимбәдә район делегациясе Абдулино шәһәрендә узган Оренбург өлкә Сабан туенда катнашты.
-
Октябрьский күпере җиңел автомобильләр өчен ачылачак
Район советы депутаты, район башлыгы Рөстәм Нуриевның сайлаучылар белән чираттагы очрашуында көнкүреш тәэмин итүнең актуаль сораулары тикшерелде.
-
“Ютазы таңы” газетасын укучылар фотоконкурста катнаша ала
Быел безнең район үзенең 25 еллык юбилеен билгеләп үтә. Һәм күпләр Ютазы төбәге киңлекләренең республиканың иң гүзәл почмакларыннан берсе булуы белән килешер.
-
Урыссу үзәк мәчетендә Ураза бәйрәме узды
5 июль көнне Урыссу үзәк мәчетенә бистә мөселманнары ураза гаетен каршыларга ашыкты.
-
Ютазы ветераннарына – кадер һәм хөрмәт
Бүген сугыш һәм хезмәт ветераннары гомер бәйрәмнәре уңаеннан котлаулар кабул итте.
-
Бәйрәкә авылының “Гобәйдия” музеенда - халкыбыз язмышы
Бүген район муниципалитеты, Бәйрәкә авылы урнашкан җирләргә 1790 елларда ук килеп төпләнеп, әлеге җирлекнең тормыш үзәгендә торган Гобәйдуллиннар гаиләсе тергезгән һәм яшәгән биналарны "Гобәйдия" музей комплексына әверелдерү мәшәкате белән яши.
-
1 июльдән “Ютазы таңы” район газетасына язылу башлана
1 июльдән "Ютазы таңы" район газетасына 2017 елның беренче ярты еллыгына алдан язылу башлана. 1 июльдән 31 августка кадәр булган алдан әбунә рәсмиләштерү чорында язылу бәясе 584 сум 34 тиен тәшкил итә.
-
Тереклек итү өчен азык кирәк
Быел "Уңыш", "Вафауллин", Тукай исемендәге, "Нәбиуллин" һәм тагын берничә агроколлективта авыл хуҗалыгы биналары - район буенча барлыгы тугыз объект капремонтланырга һәм өр яңадан тергезелергә тиеш.
-
Урыссулы Шәмсеҗиһан Сәгъдиеваны Россия президенты юбилее белән котлады
Сугыш ветеранының тол хатыны Шәмсеҗиһан Шәрип кызы Сәгъдиева Урыссу бистәсендә ветеран программасы буенча алынган иркен якты фатирда үзенең туксан бишенче туган көнен каршылады.
-
«Бердәм Россия»нең партия проектлары – россиялеләр өчен
"Бердәм Россия" партиясенең Татарстан бүлекчәсе утыздан артык партия пректын тормышка ашыра: безнең республика барлык 23 федераль, өстәмә рәвештә тугыз партия проекты эшләгән Россия Федерациясенең бердәнбер субъекты һәм гамәлдә аларның барысы да безнең районда тормышка ашырыла.
-
Көзен урыссулылар яңа йортларда өй туйлары үткәрәчәк
Районның төп төзелеш мәйданчыклары булып, мөгаен, Урыссу бистәсендә күп фатирлы йортлар мәйданчыклары каладыр.
-
Сәгадәтулла Төхбәтуллин - Ютазы районын тергезүне башлап йөргән кеше
Сәгадәтулла Төхбәтуллин: "Җиңел булмады, әмма күңелдә горурлык хисе яшәде" 1963 елда Үзәк комитет илдә районнарны эреләндерү сәясәте алып бару нәтиҗәсендә, Ютазы районы Бөгелмәгә кушылганда, аның 104 мең гектардан артык сөрүлеге була һәм ул җир мәйданы буенча республикада дүртенче урында тора.
-
Ютазы район медицина хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен билгели
Йокысыз төннәр, кеше гомерләре өчен көрәш, көн саен кылынган батырлык - алар һөнәрләренең аерылгысыз өлеше. Кабул ителгәнчә, июньнең өченче якшәмбесендә илдә безнең сәламәтлек сагында торучы ак халатлы фәрештәләребез бәйрәме билгеләп үтелә.
-
Ютазы районы механизаторлары туфрак эшкәртүдә осталыкларын чарлады
Бүген "Игенче" җәмгыяте җирендә җирбагарлар бәйгесе узды. Авыл хуҗалыгы формированиеләреннән килгән механизаторларны район башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын вакытлыча башкаручы Ренат Вәдигуллин сәламләде һәм аларга җиңел булмаган эшләрендә уңышлар теләде. Бәйгенең баш хөкемдары Азат Мәхмүтов кулында старт биреп шартлаган мылтык тавышын тракторлар гөрелтесе күмеп китте. Кап-кара итеп сызылып калган беренче буразналар...