Төп яңалык рубрикасы буенча яңалыклар
-
Урыссуда үзара салым: сүздән эшкә
Урыссулылар быел беренче тапкыр үз җирлекләрен төзекләндерү сорауларын хәл итүдә өлешләп катнашу республика программасына беренче тапкыр җавап кайтарды: бүгенге көндә Урыссу бистәсендә билгеләнгән планнарны тормышка ашыру башланды. Хәер, юлларны ремонтлау һәм төзү башка программалар кысаларында да башкарыла.
-
Ютазылы Нәкыя Шәрәфиева котлаулар кабул итте
Авылдашлары арасында гына түгел, актив җәмәгать тормышы алып баруы белән районда да киң танылу тапкан һәм абруй яулаган Нәкыя Шәрәфиева бүген үзенең 75 яшьлек юбилеен бәйрәм итә.
-
Ютазы районының "Дубравушка" лагере спортчыларны кабул итте
"Дубравушка" балаларны сәламәтләндерү лагере дүшәмбе иртәсендә үзенең беренче ял итүчеләрен кабул итте.
-
Ютазы районы башлыгы райондашларыбызны Россия көне белән тәбрик итте
12 июньдә билгеләнүче Россия көне - ул аерым дата. Ул гражданнар тынычлыгы һәм үзара килешеп яшәү бәйрәме, ирегебез һәм Ватан язмышы өчен җаваплылык көне.
-
Бүген Иске Урыссу авылында күрсәтмә Сабан туе узды
Бүген Урыссу авыл җирлегенә керүче Иске Урыссу авылында районыбызның күрсәтмә Сабан туе узды.
-
Ютазы савымчылары “Уңыш” җәмгыяте сыерларын сауды
Бүген район савымчылары, ясалма орлыкландыру технологлары, мал табиблары "Уңыш" җәмгыяте җәйләвендә узган бәйгедә янәдән осталыкка сыналды.
-
Урыссу урамы буенча юлны реконструкцияләү тулы көченә бара
Бүген Урыссу бистәсенең үзәк юлында, автовокзал районында юл салу буенча җитди эшләр алып барыла.
-
Ютазылылар Сабантуйны көн буе бәйрәм иттеләр
Сабантуй - чын мәгънәсендә милли рух җәүһәре, татар халкының үзенчәлекле мәдәниятенең бетмәс-төкәнмәс чишмәсе, аның рухи торышы, талантлар, батырлар һәм тапкырларны ачыклау һәм мактау мәйданы...
-
Ютазы районының халкы горур уңганнары белән
Тургай җырларына үзләренең фидакарь хезмәтләрен кушкан механизаторлар, кояштан да иртәрәк торып, фермаларга ашыгучы терлекчеләр, эшне җиренә җиткереп оештыручы белгечләр, авыл хуҗалыгында баручы сәясәтне алдан тоемлап, җитештерүчәнлекне дөрес юлдан алып бара белүче җитәкчеләр... Менә шушы кешеләрнең фидакарь хезмәте нәтиҗәсендә бүген авыл хуҗалыгы яши һәм үсә.
-
Ютазы районы Акбаш авылында узган Сабантуйның иң мавыктыргыч мизгелләре
-
Урыссу урамы буенча масштаблы рәвештә юл яңартыла
Шушы көннәрдә Урыссу бистәсенең үзәк урамы буенча юлны демонтажлау башланды, ул мактанырлык түгел иде.
-
Салкын Чишмәнең чишмәсе матур булачак
Быел Кәрәкәшле авыл җирлегендә мини-фермалар саны артачак - ике шәхси ярдәмче хуҗалык иясенә республика мөгезле эре терлек башын арттырып тәрбияләү мөмкинлеге тудырган.
-
Бүген Урыссу урамын реконструкцияләү буенча эшләр башланды.
Асфальт һәм грунтның беренче кубометрлары 22а санлы йорт яныннан экскаватор белән алына башлады.
-
Мезенцевлар гаиләсе – илһам чыганагы
Иске Урыссу авылыннан Мезенцевлар республиканың асрамага бала алган гаиләләр арасында узган иҗади эшләр ярминкә-бәйгесендә катнашкан.
-
Коммуналь түләүләр буенча бурычлыларны тынычлыкта калдырмаячаклар
Урыссу бистәсендәге күп фатирлы йортларда яшәүчеләргә коммуналь түләүләр өчен счетларга вакытында түләүне тормышка ашыру мөһимлеге турында даими искәртеп торуга карамастан, әлеге беренче әһәмияттәге эштән тайпылучылар кимеми.