Мәдәният рубрикасы буенча яңалыклар
-
Урыссу гимназиясе 6 майда “Пушкин укулары” бәйгесе уздырачак
Пушкин исемендәге скверда, 6 май - бөек шагыйрьнең туган көнендә Урыссу гимназиясе "Пушкин укулары" I зона иҗат бәйгесе уздыра.
-
Районның үзешчән сәнгать коллективлары иң уңышлы чыгышлардан гала-концерт күрсәттеләр
Бөек Җиңүнең 70 еллык юбилее кысаларыда район торак пунктлары, предприятие һәм бюджет оешмаларының үзешчән сәнгать коллективлары арасында узган смотр-бәйгедә сайланган иң уңышлы чыгышлардан төзелгән гала-концерт күңелләрдә янәдән сугыш елларының бөтен дәһшәтен яңартты.
-
“Сәләт” клубы әгъзалары Әдилә Насыйбуллина һәм Мөтәбәрә Габдуллина шигырь укучылар конкурсында катнаштылар
Гимназия укучылары, "Сәләт" клубы әгъзалары Әдилә Насыйбуллина һәм Мөтәбәрә Габдуллина Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына багышланган шигырь укучылар конкурсында катнаштылар.
-
Кәрәкәшле музеенда Габдулла Тукайның туган көненә “Тукайлы балачак” дип аталган шоу уены уздырылды
Кәрәкәшле туган як тарихын өйрәнү музеенда 24 апрельдә «Татарстанда музейлар язы» акциясе кысаларында Габдулла Тукайның туган көне уңаеннан "Тукайлы балачак" дип аталган тамчы -шоу уены уздырылды.
-
Каразирек мәктәбе укучылары “Илһам” конкурсының финалына Казанга чакырылды
Каразирек мәктәбе укучылары Бөтенрәсәй яшь язучылар бәйгесе "Илһам" конкурсында катнаштылар.
-
Рөстәм Миңнеханов Венера Ганиеваны юбилее белән котлады
ТР Президенты вазифаларын башкаручы Рөстәм Миңнеханов РСФСРның һәм Татарстан Республикасының халык артисты, профессор Венера Ганиеваны 60 яшьлек юбилее белән котлады.
-
“Сөембикә” хореографик ансамбле “Колибри-2015” фестивалендә диплом алган
-
Венера Ганиева, юбилее уңаеннан, концерт программалары әзерләгән
Быел ТРның һәм РФның халык артисты, Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Венера Ганиева үзенең юбилеен билгеләп үтә. Шул уңайдан, "Пирамида" мәдәни күңел ачу үзәгендә 24-25 март көннәрендә аның концертлары узачак. Бу хакта юбиляр бүген үзе "Татар-информ" МАда узган матбугат конференциясендә хәбәр итте.
-
Казанда “Татар кызы – таң йолдызы” бәйгесе уздырыла
13 мартта 18нче мәктәпнең актлар залында яшүсмер-яшьләр үзәге "Татар кызы - таң йолдызы" төбәкара бәйгесе үткәрә.
-
“Сөембикә” бию коллективы “Танцевальная карусель” республика конкурсында катнашкан
Балалар иҗаты үзәгенең Альбина Әхмәдишина җитәкчелегендәге "Сөембикә" бию коллективы балалар бию коллективларының "Танцевальная карусель" республика конкурсында катнашкан.
-
Дим-Тамак авылында Баулы районының үзешчәннәре концерт күрсәттеләр
Узган атнаның шимбә кичендә Дим-Тамак авылы мәдәният йортында Баулы районының Исергәп авыл җирлеге үзешчәннәре бәйрәм алды концертлары белән чыгыш тоттылар.
-
“Созвездие-Йолдызлык-2015” XV Ачык республика фестиваленең район туры узды
Күптән түгел район мәдәният йортында җырлау, бию, шигырь уку, сәхнәдә үзләрен дөрес тоту сәләтләрен күрсәткән яшь талантларның чын йолдызлыгын зал кайнар алкышларга күмде.
-
Урыссу коррекцион мәктәбе “Созвездие-Йолдызлык-2015” фестивалендә катнашты
Урыссудагы 8 төрдәге махсус (коррекцион) гомуми белем бирү интернат-мәктәбе "Созвездие-Йолдызлык-2015" фестиваленең финаль этабында катнашты.
-
Милана Сәгъдиева Габдулла Тукай исемендәге конкурсында II урынны яулады
Урыссудагы 4 санлы мәктәпнең икенче сыйныф укучысы Милана Сәгъдиева Габдулла Тукай исемендәге V Бөтенроссия юбилей конкурсының муниципаль этабында II урынны яулады.
-
Урыссуның 2 санлы балалар бакчасында Муса Җәлилгә багышланган бәйрәм узды
Урыссу бистәсенең 2 санлы балалар бакчасында Муса Җәлилгә багышланган бәйрәм уздырылды.