Мәдәният рубрикасы буенча яңалыклар
-
Районда “Созвездие-Йолдызлык – 2015” XV Ачык республика фестиваленең беренче туры узды
Балалар иҗаты үзәге "Созвездие-Йолдызлык - 2015" XV Ачык республика телевизион яшьләр эстрада сәнгате фестиваленең беренче сайлап алу турын уздырды.
-
Урыссудагы 4 санлы мәктәпнең укучысы Республика бәйгесенең беренче турында җиңүче булды
Урыссудагы 4 санлы мәктәпнең 9 сыйныф укучысы Ралина Шәйхиева "Риза Фәхретдин мирасын өйрәнү буенча иң яхшы фәнни эш" Республика бәйгесенең беренче турында җиңүче булды.
-
Ютазы мәктәбе укучысы Алия Низамиева “Кот Казанский” конкурсында икенче урынга лаек булды
Ютазы мәктәбе Россия Федерациясендә Мәдәният елы кысаларында уздырылган "Кот Казанский" Республика ачык конкурсында катнашты.
-
“Истоки” чыгышы алабугалылар күңеленә хуш килгән
Агымдагы ел - үзенә башка - быел Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгы билгеләп үтелә. Алабугада узган иң яхшы иҗади коллективлар концерты әлеге зур вакыйгага багышланды да инде. Анда ветераннар арасында уздырыла торган "Балкыш" Республика фестиваленең зональ турында катнашучылар чыгыш ясады.
-
Урыссу музыка мәктәбенең укытучысы Зимфира Чехонина интернет-конкурсында катнашты
Урыссу балалар музыка мәктәбенең хор дисциплиналары укытучысы Зимфира Чехонина педагоглар өчен Бөтенроссия "Педагогик триумф" интернет-конкурсында катнашты.
-
Урыссу гимназиясенең укучылары Башкортстанга экскурсиягә бардылар
Мәдәният елына соңгы ноктаны Урыссу гимназиясенең бишенче сыйныф укучылары куйды. Алар сыйныф җитәкчеләре Елена Әхмәтова белән Уфага экскурсиягә бардылар.
-
Район ансамбле “Кичке җыр” тагын тамашачылар күңелен яулады
Унике ел элек оешкан "Кичке җыр" ансамбле берникадәр тәнәфестән соң яңадан торгызылып кына калмады, халыкара фестивальләрдә уңыш белән чыгыш ясый башлады.
-
Районның “Илһам чишмәсе” коллективы үз тамашачыларын җыйды
Күптән түгел үзешчән сәнгатьтә катнашучы ветераннардан торган "Илһам чишмәсе" коллективы район мәдәният йортына үз тамашачыларын җыйды.
-
Урыссу музыка мәктәбенең укучылары “Пианофорум-2014” бәйрәмендә катнаштылар
Балалар музыка мәктәбенең фортепиано классы укучылары Әлмәт музыка көллиятендә үткәрелгән "Пианофорум-2014" бәйрәмендә катнаштылар.
-
Районда Әниләр бәйрәменә күп чаралар уздырылды
Каһарман шагыйрь Муса Җәлилнең әлеге исем астында язылган шигыре күрәзәчелек белән сугарылган кебек. Илле елдан артык вакыт узгач, аналарны хөрмәтләү көне безнең илдә уртак бәйрәм буларак билгеләнеп үтә башлады.
-
Ютазы мәктәбенең укучысы Хәйретдинова Динара " Шигъри Сабантуй" фестивалендә катнашты
Ноябрь азагында Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында укучыларның Бөтенроссия " Шигъри Сабантуй" бәйге-фестивале узды.
-
Районның “Сөембикә” хореографик ансамбле “Бәхет йолдызы” Республика бәйгесендә диплом яулады
Чаллыда "Бәхет йолдызы" татар милли сәнгатенең Республика фестиваль-бәйгесендә безнең район укучылары да катнашты.
-
Урыссу балалар музыка мәктәбе коллективы отчет концерты уздырды
Район мәдәният йортында Урыссу балалар музыка мәктәбе коллективының отчет концерты узды.
-
Районның «Истоки» халык хоры хәйрия концертлары белән чыгыш ясый
Район мәгариф учреждениеләрендә «Истоки» халык хоры хәйрия концертлары белән чыгыш ясый.
-
Тормыш матур уңганнары белән
Җирлектә "Иң уңганнар һәм булганнар безнең авылда яши" исеме астында авыл бәйрәме уздырылачагы турындагы хәбәрне кәрәкәшлелеләр хуплап кына калмадылар, алар, дәррәү кубып, ишек алларын, бакчаларын тәртипкә салдылар, тирә-юньдәге яшеллекне, сафлыкны тагын да арттырырга теләп, агачлар утырттылар.