Мәдәният рубрикасы буенча яңалыклар
-
Урыссуда ретро-кичә үткәрделәр
Мәдәният бүлегенең ретро-кичәгә чакыруын кабул итүчеләр өчен чара ерак яшьлеккә күңелле әйләнеп кайту булды.
-
Кече Урыссу авылында Баулы районы үзешчән сәнгать осталары сәхнә тоткан
Кече Урыссу авылында сәхнә тоткан Баулы районы үзешчән сәнгать осталары үзләренең дәртле җырлары, матур биюләре белән тагын бер кат дуслык җепләрен ныгыттылар.
-
Подгорныйда “Мин яшәгән йорт” исемле чара үткәргәннәр
Алар урамында да бәйрәм Подгорный мәдәният йорты хезмәткәрләре ике катлы йортлар төзелгән урамда "Мин яшәгән йорт" исеме астында урам көне үткәргәннәр.
-
Әбсәләмнең “Сердәш” ансамбле Азнакайда уздырылган “Чатыр тауда җыен” фесивалендә катнашты
Җитәкчесе Зөлфия Рәхмәтуллина булган Әбсәләм авылы "Сердәш" фольклор ансамбле төрки халыкларның Азнакайда уздырылган "Чатыр тауда җыен" төбәкара фольклор фесивалендә катнашты.
-
Габдулла Тукайга тагын бер һәйкәл ачылачак – Азнакайда
Россиядә Әдәбият елы кысаларында, бүген, Азнакайның "Маяк" газетасының юбилее уздырыла торган көнне, ягъни 10 июльдә район үзәгендә сөекле шагыйребез Габдулла Тукай һәйкәле ачылачак.
-
“Чатыр тауда җыен” фольклор фестивале була
Азнакай төбәгендә менә биш ел рәттән "Чатыр тауда җыен" фольклор фестивале үткәрелә. 4 июльдә Чатыр тау республиканың төрле төбәкләре, Башкортстан, Чувашия республикалары, Самара өлкәсе, Төркия, Кырымнан фольклор коллективларны кабул итәчәк.
-
Кәрәкәшле китапханәсендә Нәби Дәүлинең тууына 105 ел тулу уңаеннан чара үткәргәннәр
Кәрәкәшле авылы китапханәсендә мәктәп яны лагерена йөрүче укучылар белән Нәби Дәүли тууына 105 ел тулу уңаеннан "Мин багана булып торыр идем, күкрәк куеп утлы үлемгә" дип аталган чара үтте.
-
Яшь талантлар йолдызлыгы
Балаларны яклау көнендә республика президенты Рөстәм Миңнеханов яшь сәләтләр өчен эстрада сәнгате фестивале җиңүчеләренә стипендияләр тапшырды. Быелгы фестиваль - унбишенче юбилей фестивале булды. Шәһәр күләмендәге яшьләр чарасы сыйфатында старт алып, ул бүген Россия масштабындагы әһәмиятле мәдәни чарага әверелде. Фестивальнең башлангыч этабында аны уздыруны оештыру белән шөгыльләнгән балалар иҗаты үзәге методисты...
-
“Сердәш” ансамбле “Иске Казан Түгәрәк уены” фестивале призеры булды
Әбсәләм авылыннан "Сердәш" ансамбле "Иске Казан Түгәрәк уены" татар фольклоры республика фестивале призеры булды. Зөлфия Рәхмәтуллина җитәкчелегендәге "Сердәш" ансамбле Баулыда зона этабын узды, соңыннан Биектау районында узган татар милли гореф-гадәтләрен тергезү буенча фестиваль финалында өченче урынны яулады.
-
Урыссу гимназиясе 6 майда “Пушкин укулары” бәйгесе уздырачак
Пушкин исемендәге скверда, 6 май - бөек шагыйрьнең туган көнендә Урыссу гимназиясе "Пушкин укулары" I зона иҗат бәйгесе уздыра.
-
Районның үзешчән сәнгать коллективлары иң уңышлы чыгышлардан гала-концерт күрсәттеләр
Бөек Җиңүнең 70 еллык юбилее кысаларыда район торак пунктлары, предприятие һәм бюджет оешмаларының үзешчән сәнгать коллективлары арасында узган смотр-бәйгедә сайланган иң уңышлы чыгышлардан төзелгән гала-концерт күңелләрдә янәдән сугыш елларының бөтен дәһшәтен яңартты.
-
“Сәләт” клубы әгъзалары Әдилә Насыйбуллина һәм Мөтәбәрә Габдуллина шигырь укучылар конкурсында катнаштылар
Гимназия укучылары, "Сәләт" клубы әгъзалары Әдилә Насыйбуллина һәм Мөтәбәрә Габдуллина Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына багышланган шигырь укучылар конкурсында катнаштылар.
-
Кәрәкәшле музеенда Габдулла Тукайның туган көненә “Тукайлы балачак” дип аталган шоу уены уздырылды
Кәрәкәшле туган як тарихын өйрәнү музеенда 24 апрельдә «Татарстанда музейлар язы» акциясе кысаларында Габдулла Тукайның туган көне уңаеннан "Тукайлы балачак" дип аталган тамчы -шоу уены уздырылды.
-
Каразирек мәктәбе укучылары “Илһам” конкурсының финалына Казанга чакырылды
Каразирек мәктәбе укучылары Бөтенрәсәй яшь язучылар бәйгесе "Илһам" конкурсында катнаштылар.
-
Рөстәм Миңнеханов Венера Ганиеваны юбилее белән котлады
ТР Президенты вазифаларын башкаручы Рөстәм Миңнеханов РСФСРның һәм Татарстан Республикасының халык артисты, профессор Венера Ганиеваны 60 яшьлек юбилее белән котлады.