Китапханә системасы һәм мәдәният бүлеге хезмәткәрләре Урыссу укучылары өчен Есенин сәгате уздырганнар
Үзәкләштерелгән китапханә системасы һәм мәдәният бүлеге хезмәткәрләре Урыссу укучылары өчен Сергей Есенин тууының 120 еллыгына багышланган әдәби-музыкаль кичә уздырдылар.
"Поэт страны березового ситца" дип аталган кичә Есенин шигъриятен җыелучылар алдында башка яктан ачты. Алып баручылар укучыларга рус шагыйренең фаҗигале язмышы һәм бөек иҗаты турында гына сөйләп калмадылар, алар балалар йөрәгенә үтеп керерлек итеп Есенинның тормышка, туган җиренә мәхәббәтен дә тасвирладылар, аның табигатьнең матурлыгын нечкә тоемлавы турында бәян иттеләр. Есенин лирикасының серле тарту көче узган гасырда эреп юкка чыкмаган, моңа кичәдә аның шигырьләрен, аларга язылган романсларны башкаручы укучылар һәм аларны тыңлаучылар да тирән ышанды. Туган җир җырчысы кыска гомер кичергән, әмма талантлы шагыйрь безнең көннәрдә дә кешеләр йөрәген мәхәббәт белән сугарган кабатланмас шигъри мирас калдырган. Есенин иҗаты белән менә шундый җанлы танышу укучыларыбызның рухи дөньясын баетуга, бөек рус әдәбиятына мәхәббәт тәрбияләүгә булышлык итте.
Шагыйрь тууының 120 еллыгына багышланган "Есенин - певец страны березового ситца" дип аталган әдәби кичә Кәрәкәше авылы китапханәсендә дә узган. Чарага авылда яшәүчеләр чакырылган. Алып баручы шагыйрьнең балачагы турында сөйләгән һәм Есенинның беренче шигырен укып ишеттергән. Шагыйрь шигырьләрен шулай ук Наип Гыйбаев, Ләйсән Зарипова сәнгатьле укыган. Чара ахырында язучының тормышына һәм иҗатына багышланган фильм күрсәтелгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев