Әбсәләмнең “Сердәш” ансамбле Азнакайда уздырылган “Чатыр тауда җыен” фесивалендә катнашты
Җитәкчесе Зөлфия Рәхмәтуллина булган Әбсәләм авылы "Сердәш" фольклор ансамбле төрки халыкларның Азнакайда уздырылган "Чатыр тауда җыен" төбәкара фольклор фесивалендә катнашты.
Фестиваль төрки халыкларның мәдәни үзенчәлекләрен саклау һәм үстерү максатларында уздырыла. Фестивальдә катнашучылар халык бәйрәмнәреннән, йолаларыннан, гореф-гадәтләреннән, уеннарыннан фрагментлар күрсәттеләр, халык биюләрен башкардылар. Чатыр тау - Татарстанның иң югары ноктасы, төбәкнең тарихи мирасы. Тарихи-мәдәни планда тауның кыйммәте шунда ки, аның башы борынгы, кеше аягы басмаган даланы хәтерләтә һәм безнең борынгы дәүләтләребез һәм халкыбыз тамырлары турында искәртә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев