6 октябрь 2022 яңалыклары
-
«Күңел» радиосы Казанда татар халкының яшьлек җырларын яңгыратачак
Концертта Дәниф Шәрәфетдинов, «Мунча ташы», Сәгыйть Гыйбашев, Зәйнәб Фәрхетдинова, Әлфинә Әзһәмова, АЙФАРА, Эльвира Хәйруллина, Рөстәм Закиров кебек легендар артистларның катнашуы көтелә, дип хәбәр итә радио җитәкчелеге.
-
Путин РФ Конституциясенең үзгәртелгән текстын бастырып чыгару турында боерык имзалады
Дәүләт башлыгы Владимир Путин Россия составына ЛНР, ДНР, шулай ук Запорожье һәм Херсон өлкәләре кабул ителү белән бәйле рәвештә Конституциянең үзгәртелгән текстын бастырып чыгару турында указ имзалады.
-
Мобилизация башлангач, Әгерҗе районында 8 ашыгыч никах теркәлде
Өлешчә мобилизация башланганнан бирле 21 сентябрьдән 4 октябрьгә кадәр Әгерҗе районы ЗАГС бүлегендә 8 ашыгыч никах теркәлгән.
-
Әлмәтлеләр сугыш тактикасы һәм беспилотниклар белән идарә итү буенча укый башлады
Әлмәттә теләге булганнарның беренче төркеме сугышны алып бару тактикасы, беренче медицина ярдәме күрсәтү һәм пилотсыз очу аппаратлары белән идарә итү тактикасы буенча укуга кереште.
-
Лениногорскидагы азәрбайҗаннар җәмгыяте Донбасстан күченгәннәргә гуманитар ярдәм җибәргән
Азәрбайҗаннарның Лениногорскидагы «Берлек» милли-мәдәни автономиясе Донбасстан күчеп китәргә мәҗбүр булган кешеләр өчен Курск шәһәренә гуманитар ярдәм җибәргән.