Лениногорскидагы азәрбайҗаннар җәмгыяте Донбасстан күченгәннәргә гуманитар ярдәм җибәргән
Азәрбайҗаннарның Лениногорскидагы «Берлек» милли-мәдәни автономиясе Донбасстан күчеп китәргә мәҗбүр булган кешеләр өчен Курск шәһәренә гуманитар ярдәм җибәргән.
Азык-төлек һәм яшәү өчен беренчел кирәк-яраклар белән тулган йөк машинасын озатыр алдыннан Лениногорскиның мәдәният сарае каршында 4 октябрьдә митинг узган.
Фото: © leninogorsk.tatarstan.ru
«Район башлыгы Рәгать Хөсәенов Донбасс качаклары өчен гуманитар ярдәм күрсәтүнең мөһимлеген һәм Лениногорск халкы хәйрия эшчәнлегенә актив кушыла баруын билгеләп үтте. Ул әлеге гуманитар ярдәмне оештырганы өчен «Берлек» оешмасы рәисе Рәмиз Мамедовка рәхмәт белдерде», - дип хәбәр итте Азәрбайҗандагы «Татарстан» иҗтимагый берлеге рәисенең урынбасары Әмин Рамазанов.
Әмин Рамазанов сүзләренчә, Курск өлкәсендә Донбасстан күчеп китәргә мәҗбүр булган кешеләр өчен вакытлыча яшәү урыннары булдырылган. Анда хәзер 1,4 меңнән артык кеше тупланган. Шуларның биш йөзгә якыны – балалар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Нет комментариев