Ютазы районы яңалыклары

"Ютазы таңы" газетасы - Ютазы районы

16+
Рус Тат
Кешеләр

Мобилизация башлангач, Әгерҗе районында 8 ашыгыч никах теркәлде

Өлешчә мобилизация башланганнан бирле 21 сентябрьдән 4 октябрьгә кадәр Әгерҗе районы ЗАГС бүлегендә 8 ашыгыч никах теркәлгән.

ЗАГС хезмәткәрләре һәр шундый теркәүгә индивидуаль тәртиптә карый. «Әгерҗе хәбәрләре» сайтында шул хакта язылган.

«Гариза биргән вакыттан алып бер ай узарга тиеш булуга карамастан, без Россия Гаилә кодексы нигезендә аерым хәлләрне исәпкә алабыз. Бу очракта - өлешчә мобилизация кысаларында чакырылу. Шуңа күрә мобилизация повесткаларын алган кешеләр шул ук көнне - ашыгыч рәвештә теркәлү узарга хокуклы», - дип билгеләп үтте ЗАГС бүлеге җитәкчесе Гөлнара Гайфуллина.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев