Төп яңалык рубрикасы буенча яңалыклар
-
Кәрәкәшле авылында өлкәннәрне олылаганнар
Кәрәкәшле авылында "Өлкәннәрне олыласаң, олыларлар үзеңне" исеме астында бәйрәм чарасы узган.
-
Урыссу үзәк район хастаханәсе коллективы үз пенсионерларын чәй табыны артына дәшкән
Чал чәчле хезмәттәшләрен поликлиника мөдире Марат Сухорослов сәламләгән. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Светлана Пройдакова аларга изге теләкләрен юллаган. Хезмәт ветераннары үзләре кайчандыр эшләп чыккан коллектив ирешкән уңышларны шатланып кабул иткән, аларны борчый торган проблемаларга битараф калмаган. Бәйрәм табыны артында очрашкан элекке хезмәттәшләр бергә эшләгән елларны да сагынып искә алган....
-
Урыссу үзәк район хастаханәсендә педиатрлар җитешми
Бүгенге көндә Урыссу үзәк район хастаханәсендә балалар табиблары җитешмәве ата-аналар арасында ажиотаж тудырды.
-
Иске Урыссу авылында юллар арта
Иске Урыссу авылының яшь гаиләләре йорт-җир тергезгән Яшьләр урамында, ниһаять, юл салына башлаган.
-
Ютазы районы халкын милли бәйрәм Сабантуй белән ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов тәбрикли
Хөрмәтле татарстанлылар! Дәүләт Советы, республика Хөкүмәте һәм шәхсән үз исемемнән сезне чын күңелдән татар милли бәйрәме - Сабантуй белән котлыйм!
-
Татарстан Президенты матәм көне турында указ имзалады
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Зәй районында бүген төнлә булган фаҗигадән соң матәм көне игълан итү турында указга кул куйды "2017 елның 2 июлендә Татарстан Республикасының Зәй районында юл-транспорт һәлакәтендә үлүчеләр буенча хәсрәт белдереп, үлүчеләрнең туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклашып, карар чыгарам: 2017 елның 2 июлен Татарстанда матәм көне дип игълан...
-
Ютазы районы яшәүчеләре өр-яңа фатирлардан ачкычлар кабул итте
Бүген Урыссу бистәсенең Солнечный микрорайонында "Тузган торак" республика программасы буенча төзелгән 24 фатирлы йорт куллануга тапшырылды.
-
Димтамак авылында тиздән хоккей тартмасы җыела башлаячак
Димтамак авыл җирлегендә бүгенге көндә башкарыла торган төп эшләрнең берсе - ул каты көнкүреш калдыклары контейнерларын мәйданчыкларга урнаштыру
-
Ютазы районы мөселманнары - гает намазында
Бүген районның барлык диярлек мәхәлләләрендә дә Ураза гаете узды.
-
Саба районы башлыгы Рәис Миңнеханов Ютазы районында булып китте
Ике район лидерлары тәҗрибә уртаклашты Бүген Татарстан Республикасы Саба районы башлыгы Рәис Миңнеханов Ютазы районында булып китте.
-
Ютазы районында сайлауларга әзерлек башланды
Бүген район мәдәният йортында 2018 елның мартында узачак Россия Президентын сайлау буенча укулар уза.
-
Район авылларында яшелчәчелек тармагын җәелдерү буенча конкурс игълан ителәчәк
Агымдагы атнада Акбаш авылында узган семинар-киңәшмәдә район башлыгы Рөстәм Нуриев авылларда яшелчә үстерү тармагын җәелдерү тәкъдиме белән чыкты.
-
Ютазы районы механизаторлары җир сөрүдә осталыкларын күрсәтте
"Таң" җәмгыяте базасында шимбә көнне район механизаторларының чираттагы бәйгесе узды.
-
Ютазы районы аграрчылары көндәлек эшләр турында сөйләште
Кичә "Уңыш" җәмгыяте базасына оператив киңәшмәгә җыелган район агорсәнәгать тармагы җитәкчеләре көн кадагында торучы проблемалар турында киңәш-табыш корды.
-
Районның “Дубравушка” лагере үзенең кечкенә тәрбияләнүчеләрен кабул итәргә әзер
Район башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы Светлана Самонина җитәкчелегендәге комиссия бүген "Дубравушка" балалар сәламәтлендерү лагерен кабул итте.