4 санлы Урыссу мәктәбендә Бөек Җиңүнең 70-еллыгына багышланган "Аҗаган" хәрби-спорт уены узган.
Әлеге уенның максаты укучыларга патриотик тәрбия бирү дәвамында гореф-гадәтләрне саклап калу һәм ныгыту. Балалар Бөек Ватан сугышы темасына тестлар чишкәндә, вакытка противогаз киеп-салган вакытта, канат тартышканда, винтовкадан атканда көчләрен, батырлыкларын, осталыкларын күрсәткәннәр. Чарада 5-8 сыйныф укучылары катнашкан. Җиңүчеләр булып жюри әгъзалары карары белән 8 сыйныф укучылары калган.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз