Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Алма-Атада – авыл бәйрәме

Шимбә көнне Алма-Ата авылында туган, шунда үскән кешеләр, аларның оныклары һәм оныкчыклары, күп сандагы туганнары һәм дуслары кече авыллар көне уздырды.

Бәйрәм иртәсен алар файдалы эштән башлады. Авыл зиратында зур өмә узды. Әлеге изге эштә бер йөздән артык кеше катнашты һәм бүген төп йортта тәртип һәм чисталык урнашты. Мондый саваплы эштән соң күңел ачырга да була. Алма-Ата авылы үзәге чын бәйрәм мәйданын хәтерләтте. Район үзәгеннән килгән артистлар күңелле концерт программасы тәкъдим итте. Җыр һәм биюләр авылның иң өлкән кешеләрен, озак еллар тигез никахта яшәүче гаиләләрне котлау белән аралашып барды. Халык бик теләп төрле уеннарда катнашты. Балалар өчен төрле күңел ачу чаралары оештырылды. Уртак көч белән корылган сый-нигъмәтле табын Алма-Ата авылында тагын күңелле, юмарт һәм тырыш халык яшәвен бер кат киң дәлилләде.

Илмира ГАЛИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев