Берәүләр җиңел юл эзләгәндә, бәгъзеләре биеклекләр яулый
Яшь булса да-яшел түгел

Берәүләр җиңел юл эзләгәндә, бәгъзеләре биеклекләр яулый

Дым-Тамактан өлкән сыйныф укучылары Искәндәр белән Диләрә Зәйдуллиннар укудан, спорттан һәм йорт эшләреннән туймыйлар.

Безнең көннәрдә хәзерге буын башка төрле дип зарлану күзгә ташлана. Сүлпән, ялкау, гаджетларда яшәүче, виртуаль дөньядан башканы белергә теләмәүчеләр. Әмма тормыш бу төшенке фаразларны кире кага, чөнки язмабыз каһарманнары кебек яшьләр бар әле. Авылда яшәүче игезәкләр – кагыйдәдән читкә тайпылыш кына түгел, киләчәгебезнең ныклы нигезе барлыгын раслаучы юнәлеш тә.

Шәхси фотоархивтан Фото

Аларның белем сандыгында тутыру өчен урын бар әле

Быел Искәндәр белән Диләрәнең тормыш юлында мөһим борылыш булган: туган Дим-Тамак мәктәбендә тугызынчы сыйныфны тәмамлаганнан соң алар Урыссу гимназиясенең 10нчы сыйныфына күчкән. Җаваплы, яңа шартларга ияләшүне таләп итүче адым. Алар биредә дә сынатмый. Шуны әйтеп үтик, Диләрә - отличница. Искәндәр - ударник.

Шәхси фотоархивтан Фото

Гомуми белем бирү мәктәбе белән беррәттән алар Урыссу сәнгать мәктәбен тәмамлаган. Диләрә вокал серләренә төшенсә, Искәндәр гитарада уйнарга өйрәнгән. Кыз Әлфия Батршина җитәкләгән «Мизгел» вокал ансамблендә җырлаган.  Бу исә  репетицияләр, концертлар, сәхнәгә чыгар алдыннан дулкынлану һәм алкышлар китергән шатлык. Бу күңелне дәвалаучы мәдәни код. Алар тормышында спорт та алты яшьтән янәшә.

Шәхси фотоархивтан Фото

Атап әйткәндә, грек-рим көрәше.  Әниләре Гөлнара Заһитовна балаларын һәркөнне кичке сәгать бишкә район үзәгенә “Олимп” спорт мәктәбенә күнекмәләргә китерергә вакыт тапкан һәм әле дә таба. Әйткәндәй, Гөлнара Заһитовна күрше Октябрьскийда  Водоканалда оператор булып эшли. Һөнәри юлын дәвам итә димәк.

Гомуми белем бирү мәктәбен алыштыру һәм чыгарылыш имтиханнарына әзерләнү тулы игътибар таләп итә кебек. Әмма Зәйдуллиннар тормышын спортсыз күз алдына да китерә алмый. Тренерлар Тимур Борханов һәм Алинур  Хәмитов  кул астында көн саен грек-рим көрәше белән шөгыльләнүне дәвам итә алар.

Дәлилле сорау туа: тәүлектә каян шулкадәр вакыт? Мәктәп, музыка, спорт һәм өй эшләрен ничек бергә алып барырга? Җавапны оештыруда һәм гаилә әгъзаларының ярдәм кулы сузуында табарга була.  Игезәкләр Урыссу гимназиясендә укый башлагач, өлкән абыйлары фатирында яши. Зәйдуллиннар “күмәк көч яу кайтара” мәкале буенча яшиләр күрәсең. Абыйлары Русланның гаиләсе бар инде: хатыны белән бер ул һәм бер кыз тәрбиялиләр, Динар Дим-Тамакта яши һәм эшли.

Ана һәм бала арасындагы мөнәсәбәт генетик код кебек

- Тәрбия мәсьәләсендә бервакытта да балалар белән авырлыклар булмады, - дип җавап бирә Гөлнара Зәйдуллина минем сорауга. – Авырган чакта гына бераз булды алар. Балаларым мөстәкыйль, укырга, йортта әнигә хуҗалык эшләрендә ярдәм итәргә кирәклеген аңлыйлар.

Һәм бу дөрес тә, кулдан килерлек эш баланы сындырмый, аны рухи һәм физик яктан көчлерәк, сәламәтрәк итә. Искәндәр һәм Диләрә әниләре белән бакча утырта, утый, кәҗәләр өчен печән әзерли. Һичшиксез, җир эше спорт күнекмәләре кадәр генә чыныктыра да.  Әйткәндәй, балалар  акробатика белән дә шөгыльләнгән әле.

Шәхси фотоархивтан Фото

- Шулкадәр йөкләнеш була торып, - энергияне каян аласың? – дип сорыйм Диләрәдән.

- Мин тренировкаларда арымыйм ул, - дип җавап бирә ул, һәм ирексездән ни әйтергә белми, туктап каласың. 

Ничек? Дәрес әзерләргә, мәктәптә дәрес үзләштерергә, өйгә кайтып, көнкүреш мәсьәләләрен хәл итәргә кирәк. Бераз ял итәргә, әйтик, кинофильм карарга вакыт таптым дисәң, тренировкаларга китәргә кирәк... Биредә икеләтә энергия таләп ителә ич. Яисә бу оештыруның яки тәртипнең иң югары дәрәҗәсеме? Диләрә  61 килограммга кадәрге авырлыктагылар арасында хатын-кызлар ирекле көрәше белән шөгыльләнә. Малайлар белән күнегә ул, җыеннарда исә кызлар белән бил алыша.  Берничә тапкыр ТР беренчелеге һәм Бөтенрусия турнирларында җиңүче булган. 

- Ә син югалган энергияңне ничек тергезәсең? Арымыйм дип әйтә күрмә инде, - дип мөрәҗәгать итәм Искәндәргә. – Мин чыннан да арымыйм. Көненә бер тренировка авыр түгел. Җыеннарда йөкләнеш күбрәк. Авырлык тотарга да кирәк булса...

Моңа җентеклерәк тукталырга кирәктер. Авырлык тоту – тәмлекәчләрдән баш тарту гына түгел әле. Үз-үзеңне тәртиптә тоту кебек авыр бурыч бу.  Келәмгә чыгып, үз тиңнәре белән бил алышу хокукына ия булыр өчен спортчы үз категориясенә туры килергә тиеш. Моның өчен камыр ризыклары ашарга ярамый, кардиокүнегүләр – көчле тир бүленеп чыксын өчен җылы киемдә йөгерү таләп ителә.

- Мондый газаплар килограммнар ташларга ярдәм итәме? – дип гаҗәпләнәм мин.

- Әйе, бер күнегүдә бер килограмм яисә артыграк, - дип тыныч кына җавап бирә Искәндәр.

Тырышлык нәтиҗәсе таң калдыра. Тренерлар тәрбияләнүчесен ТР беренчелегенең күптапкыр җиңүчесе, Идел буе федераль округының берничә тапкыр призеры, Бөтенрусия турнирлары җиңүчесе һәм спорт мастерлыгына кандидат буларак бәяли. Балаларның планнарына килгәндә, алар җитди. Диләрә тормышын спорт белән бәйләргә ниятли: физкультура вузына укырга керергә һәм беррәттән  психология өйрәнергә. Әйткәндәй, яраткан фәннәре турындагы сорауга болай дип җавап бирде: «Барысын да яратам, барысы да җиңел бирелә». Искәндәр алгебра һәм… физкультурага өстенлек бирә. Булачак һөнәрен ул да спортка бәйли.

Көрәшче холкы һәм җиңү тәме келәмдә барлыкка килә

Кайбер үсмерләр тыңлашмыйча әти-әнисенең башын бетергән, җиңел канәгатьлек эзләгән һәм тыелган җимешне татып караган гасырда Искәндәр белән Диләрә Зәйдуллиннар үз юлын сайлаган. Аларга, әйтик, тәмәке яисә башка зарарлы әйбер тәмен тату кызык түгел. Алар җиңү тәмен, музыка, белем тәмен тоя. Һичшиксез, алар алынган белемен мотлак өлкән тормышта кулланачак.

Үзенә һәм җәмгыятькә файдалы итеп. Алар күпләрнең фикеренә каршы күңелсез түгел, алар яхшы һәм дөрес. Алар район горурлыгы һәм уңыш серенең гади генә, әмма мәңгелек кыйммәтләрдән торуын раслау үрнәге. Бу гаиләгә мәхәббәт, хезмәткә хөрмәт һәм үз өстеңдә армый-талмый эшләү. Хакыйкать гади, әмма аңа бару юлы катлаулы һәм сикәлтәле. Безнең язмабызның яшь каһарманнары үз үрнәгендә барлык авырлыкларны да җиңеп булуны раслый. Хәрәкәт итсәң, бер урында таптанмасаң. Дөрес юнәлештә хәрәкәт итсәң, билгеле.

Мәгълүмат.

 «Олимп» спорт мәктәбендә йөзү, җиңел  атлетика, акробатика, футбол, хоккей, чаңгы узышы, гер күтәрү спорты, грек-рим көрәше, милли көрәш спорт секцияләре,  «Атлант» үсмерләр-яшьләр клубында самбо секциясе эшли.


Нет комментариев