Язмышка әверелгән уку хыялы
Безнең ветераннар

Язмышка әверелгән уку хыялы

Байлар авылында яшәүче хезмәт ветераны Земфира Мөхәмәтшина 90 яшьлек юбилеен билгеләде.

Бу көнне аның өендә аеруча җылылык хакимлек итте, байтак кеше җыелган иде анда: хөрмәтле ветеранны котларга җирлекләр белән эшләү бүлеге начальнигы Зөлфия Әминева һәм Урыссу  авыл җирлеге башлыгы Фәния Әминева килде. Район башлыгы һәм шәхсән үзләре исменнән кунаклар Земфира апага җылы котлау сүзләрен җиткерде, ныклык-сәламәтлек, озын гомер һәм иминлек, якыннарының хәстәрлеген теләде.

Фото: Ильвина Гәрәева / Ютаза-информ

Сугыш уты ялмаган балачак

Земфира Мөхәмәтшина 1936 елда Байлар авылында туган. Балачагы авыр сугыш һәм аннан соңгы елларга туры килгән. Гаиләдә тугыз бала үскән, Земфира апа җиденче бала булган. Авырлыкларга карамастан, ул һәрвакыт белемгә омтылган. 

«Укырга бик яраттым», — дип хәтерли Земфира ханым.

Мәктәпне тәмамлагач, училищеда һөнәргә ия булу өчен Уфага юл тота ул. Сәүдәне сайлый. Укырга керү җиңел булмый: өч имтихан - математика, рус теленнән диктант, географияне тапшырырга туры килә. Соңгысы өчен аеруча көяләнә, әмма, үҗәтлек күрсәтеп, бар фәннәрне дә бик яхшыга тапшыра һәм укырга керә. Диплом алгач, икенче разряд белән эшкә урнаша ул. 

Фото: Ильвина Гәрәева / Ютаза-информ

Һөнәренә 49 ел тугры кала

20 яшендә үз авыллары егетенә кияүгә чыга кыз. Никахта ике балалары туа. Аз да түгел, күп тә түгел 49 ел гомерен сәүдәгә багышлый. Озак еллар дәвамында фидакарь хезмәте өчен аңа мактаулы «ТАССР совет сәүдәсенең атказанган эшчәне» исеме бирелә.

Әмма аның туган авылы тормышына керткән өлеше һөнәри эшчәнлектә генә тукталмый. Земфира Мөхәмәтшина Байлар мәчетен төзүдә актив катнаша. 

Бүген олы яшьтәге Земфира апа балалары, оныклары һәм оныкчыкларының хәстәрлегендә яши.


Нет комментариев