Ул «Славянка хушлашуы» маршы астында китте
СВО

Ул «Славянка хушлашуы» маршы астында китте

2022 елның октябрендә, илебездә өлешчә мобилизация игълан ителгәч, Ильяс Хайталаков башка якташлары белән бергә махсус хәрби операция төбәгенә юл алды.

Ул Әпсәлам авылыннан. Аны ул вакытта  «Прощание славянки» маршы астында озаттылар. Ул көнне җыю-озату пунктында басып торучыларның күпләре арабызда юк инде.  Ә Ильяс утны-суны кичсә дә, бер генә тапкыр да яраланмаган. Күз генә тимәсен. Өенә исән-сау әйләнеп кайтыр көне җитүгә иманыбыз камил безнең.  Күптән түгел яугир ике атналык ялда булды. Өйдә аны хатыны һәм алты яшьлек кызы каршы алды.

- Хезмәт ничек бара? – дип сорыйм.

- Ярыйсы гына, - дип җавап бирә ул. – Зарланмыйм.

- Нинди гаскәрләрдә хезмәт итәсез?

- Мотоукчыларда. Алгы сызыкта.  

Һәм вәссәлам. Артык сүз дә, зарлану да, ясалмалылык та юк. Тыныч, бераз арган тавыш. Бу корылыкта таш бәгырьлелек юк. Ниндидер түземлек кенә. Алгы сызыкта булганнарны ике минутлык әңгәмәгә сыйдырып бетереп булмауны белгән кешенең зур, михнәтләр аша килгән түземлеге. Аның тотнаклыгында тын гына, бер шелтәсез уй яшеренгәндер бәлки: «Сез, җылы һәм тыныч тормышта яшәүчеләр, анда һәр мизгелнең кадерен белүчеләрне каян аңлыйсыз инде?»

Шәхси фотоархивтан Фото

Ул моны кычкырып әйтми. Ул бөтенләй сөйләшергә яратмый. Ул үзе күргән һәм кичергәннәрдән безне курчаларга телидер ахырсы. Шуны билгеләү зарур, мотоукчылар гаскәре – Коры җир гаскәрләренең иң күпсанлы тармагы, аларның нигезе һәм хәрби бүлекләрнең үзәге. Оборонада алар рубеж һәм позицияләрне саклый, дошман һөҗүмен кире кага. Һөҗүмгә барганда оборонаны өзә, дошман төркемнәрен тар-мар итә, мөһим объектларны ала, су киртәләрен кичә.

Көндез дә, төнлә дә, теләсә нинди шартларда алышучы күптармаклы яугирләр бу. Алгы сызык исә – исәп метрлар белән саналган, бер генә минутка да хәвеф туктамаган урын ул.  Ильяс Херсон өлкәсендә хезмәт итә. Анда хәл-торыш киеренке.  Дошман авиация һәм дроннарны актив куллана. Безнең хәрбиләр хәлне күз уңында тота, әмма һәр көн алгы сызыкта булу – бу чыдамлылыкка сынау.

2023 елдан Ильяс контракт төзегән. Яугирләр блиндажда яши, ул яшеренү урыны да, бар нәрсәне үз куллары белән корган йорт та. Биредә үк корал, элемтә, гади генә көнкүреш.  Һәм иң мөһиме, биредә хәвефне дә, сирәк кенә булган тынлыкны да уртаклашкан хәрби иптәшләр.  Кабатлап әйтәм, ул күп сүзле түгел. Әмма сүз йортка, хатыны һәм кызына күчкәч, аның кыска гына җөмләләрендә җылылык пәйда була. Ул аларны ничек сагынуын тәфсилләп сөйләми.

Бары тик бер секундка тын кала – һәм бу тынлыктан кайбер озын нотыкка караганда бик күп нәрсәне аңлап була.  Югарыда билгеләгәнчә, районда Ильяс Хайталаковны «Прощание славянки» астында озаттылар. Хәзер бу марш аның өчен әйләнеп кайту музыкасына әверелсен иде. Аерылышу түгел, тынычлык көенә әверелсен ул. Аның өчен һәм башка яугирләр өчен. Дошманлашкан яклар бер-берсен ишетеп, һавадагы һәм җирдәге меңләгән корал тавышы тынсын иде. Мәңгелеккә. Гомерлеккә. Амин.


Нет комментариев