Ютазы районы чын рух көченең спорт залларында гына түгел, коеп яуган яңгыр астында да чыныгуын чираттагы тапкыр раслады.
Ел саен үткәрелүче “Экстремистлыкка – юк!” велоузышы «Яңарыш» паркы янында дистәләгән катнашучыны җыйды. Көн болытлы иде, ачы җил юлдан яздырырга тырышып караса да, Урыссу велосипедчылары руьләрне кысыбрак тотты. исты лишь крепче сжали руль.
Дистанциянең барлык 11 километры да ахырынача узылды, бу бердәмлек һәм актив тормыш карашының теләсә нинди давылдан – һава көйсезлеге булсынмы ул, тормыш авырлыкларымы – көчлерәк булуын раслады.
Копенгагеннан ПМК «Атлант "ка кадәр
Тирә-якта барысы да Урыссуда халыкның велосипедка аеруча бер карашта булуын белә. Юкка гына бистәне җирле Копенгаген дип атамыйлар ич. Иртә белән урамнарда кемне очрату ихтималы 90%ка тиң? Әлбәттә, велосипедчыны. Ике тәгәрмәчле транспортка мәхәббәт биредә күнегелгән гадәт һәм инфраструктура дәрәҗәсендә.
Игътибар итегез әле: хакимият бинасы (әйе, эшкә уңайлы автомобильләрдә түгел, “сәпидтә” килүче белгеч һәм җитәкчеләр дә бар), гимназия һәм «Электросоединитель» заводы янында махсус урыннар бар. Шуңа күрә дә «Яңарыш» паркы янында стартка спортчылар гына түгел, тоташ династияләр дә басты.

Дистанциядә гаилә династияләре
Велоузыш күптән инде гади спорт узышы гына булудан туктады. Узган шимбәдә 7-63 яшьлек катнашучылар стартка басты. Һава кәнсәләре аларны чыдамлылыкка сынарга карар итте, әмма яңгыр белән җил уртак рухны ныгытты гына, беркем дә дистанциядән төшеп калмады, барысы да 11 километрны лаек үтте.
ТОташ гаилә Особенно трогательно смотрелись целые семейные командаларын күрү аеруча дулкынландыргыч булды. Трассада ел саен төрле яшь категорияләрендә катнашкан фамилияләрне — Мөхәмәдиевлар, Сафиннар һәм Латыйповларны күрергә мөмкин иде. Бу биредә сәламәт тормыш рәвешенең чын гаилә гореф-гадәтенә әверелүе турында сөйли.

6 дан 63 кә кадәр: яшь — паспорттагы сан түгел
Кыюлыгы һәм үҗәтлеге өчен һәр велосипедчыга әфарин диясе генә кала. Иң яшь катнашучы Талир Латыйповка нибары 6 яшь. Ул дистанцияне ышанычлы үтте һәм финишта әнисенә киләсе елда да узышта катнашачагын белдерде.
- Велосипедта оста итеп йөрергә өйрәнгәндә миңа 4 яшь иде. Шуннан бирле 3 велосипед алыштырдым, осталык елдан-ел арта, велоузышларда ел саен катнашырга исәп тотам! – дип вәгъдә итте безгә Талир Латыйпов.
Икенче якта – хәрәкәт ветераннары. Иң өлкән спортчы Илгиз Җамалиевка 63 яшь тулган. Үз үрнәгендә ул яшьнең бары тик сан гына булуын, чын дәрт-илһам хәрәкәттә икәнен раслады.

Спорт кына түгел
Бу велоузыш һәммәсе өчен дә чираттагы спорт вакыйгасы гына түгел, мөһим искәртү дә булсын. Бердәмлек, дуслык, чәмле тормыш карашы теләсә нинди тискәре күренештән саклый. Төрле буын вәкилләре бергәләп җилгә каршы педальләр әйләндерә икән, аларга җәмгыятьне таркату максатында кылынган гамәлләр куркыныч түгел.
Сыйсыз көнне үзендә стартка басарга көч табучыларга рәхмәт. Фиништан соң барысы да РДКга бүләкләү чарасына җыелды. Сез - актив һәм сәламәт Ютазы районының чын йөзе. Стартта кабат очрашканга кадәр!
Нет комментариев