Әйдәгез, дөресен әйтеп сөйләшик әле. Без бу дөньяда барысын да аңлыйбыз дип исәпләргә күнеккәнбез.
Яшәлгән еллар, чал чәчләр, куллардагы сөялләр югарылыгына карап, кешеләр беренче сыйныфтагы әлифба кебек җиңел укыла сыман. Алай түгел икән шул. Баксаң, барысы да аңлашылмый икән. Эш кешелекнең гүзәл яртысының кыяфәт-холкында гына түгел. Хәер, бу да мөһим урын били.

Хәзер беркем өчен дә сер булмаган шәхси табыш эзләү сыйфаты турында
Районыбыз авылларының берсендә бер ханым яши. Аны Анфиса дип атыйк. Эшләми. Беркайда да. Сәнәгатьтә дә, кибеттә дә, почтада да. Өйдә ир-ат бармы? Булмаган. СВОдан ялга кайткан ялгыз яугир сыйфатында “мәхәббәт уты көйдергәнгә кадәр”. Анфисаның йорты – ташып торган касә. Күчерелмә мәгънәдә. Олы кызы һәм үсмер улы бар.
Һәм алар барысы бер йортта яши. Берсе дә эшләми. Ә нигә? Чыганаклар тулысынча канәгатьләндерә. Әле дә гамәлдәге система Язмабыз каһарманының яңа барлыкка килгән ире – хезмәттәге кеше. СВО яугирләренең акчасы, дөресен әйтик, саллы гына. Шәһәрдәге фатирын да бу хатын исеменә рәсмиләштерергә өлгергән. Ялга кайткач гаиләләре белән кәеф-сафа корганнар. Аннары яугир һәлак булган.

Хөрмәтләп җирләгәннәр аны. Һәм бу хатын бик отышта калган. Финанс яклап та. Алай гына да түгел. Һәлак булган СВО яугире хатыны дәрәҗәсе – билгеле ташламалар, түләүләр, хөрмәт ул.
Аңлавыгызча, әхлакый ягы биредә мөһим түгел. Мондый хатыннарда беркемнеке дә булмаган СВО яугирләрен аулау сыйфаты барлыккка килгән дигән уй туа башта. Биредә беркемнеке дә түгел дигән сүз өйләнмәгән яисә аерылган дигәнне аңлата. Җәмәгать челтәрләрендә, төркемнәрдә, чатларда эзләү бара. Буйдакларны. СВО хезмәттәндәгеләрне. Бер максат белән: үзеңә өйләндерү. Һәм аның банк карттасына ия булу. Әхлаксыз хатын-кызлар буа буарлык. Бу барлык гүзәл затларга хөкем карары чыгару түгел, бу дәлил китерү. Чиләгенә күрә капкачы диләр бит әле.
Оятсызлык кебек гади механика
Үз каланчаңа карап фикер сөрсәң, беренче этап – танышу. Җәмәгать челтәрләре, уртак танышлар, ярдәм төркемнәре аша. Хатын-кызлар беренче яза. Хәстәрлек күрсәтә. Кызыксына. Тыңлый. Кызгана. Өеннән ерактагы яугир даими тетрәнеш шартларында яктылыкка үрелгән үсенте кебек җылыга сарыла.
Икенче этап – якынаю. Икесе арасында гына язышу башлана. Тормыш, киләчәк турында, “барысын да яңадан башласаң”, ничек әйбәт булыр иде темага сөйләшү. Яугир үз ярын табуга ышана башлый хәтта. Аны көткән кешене. Аны начар гадәтләре булуга карамастан ташламаячак кешене. Аннары инде – никах. Тиз генә, кешегә әйтми генә. Яугир иләс-миләс хисләр кичергәндә, суынганчы, артык сораулар бирә башлаганчы. Паспортта мөһер – һәм банк исәпләренә юл ачык. Ә “ирекле казакларга” күп кирәкми дә.

Яныңда хатын-кыз назы бирерлек, бер телем икмәкне икегә бүләрлек һәм чәркә күтәрерлек кеше булса, шул җиткән. Карточка хатындамы? Булса ни! Шул рәвешле уртак бар нәрсә хатынныкына гына әверелә. Яугир блиндажда, аның акчалары исә “дөрес” тармакка юл алган. Аннары нәрсә? Аннары, яугир исән калса, вариантлар бар. Кемдер, артык сорау бирмичә, яши бирә. Кемдер сәерлекләр сизә башлый. Әмма ешрак – шушы никахта көн күрүен дәвам итә, чөнки барыр җире юк. Яугир һәлак булса инде, хатын барысына да ия була. Шул исәптән, күнегелгәнчә яшәү мөмкинлегенә. Эшләмичә генә. Көч түкмичә.
Бу ни өчен гадәти күренешкә әверелде
Биредә сүз әхлак турында гына бармый. Сүз система турында. Дәүләт яуугирләргә лаек түли. Бу дөрес тә. Бу шулай булырга тиеш. Кешеләр гомерен хәвеф астына куя – алар гаиләләренең бернәрсәгә дә мохтаҗ булмавына лаек. Әмма һәр медальнең кире ягы бар. Бу – чит батырлыкны акча чыганагы итеп күргән кешеләр.

Авыл – үзенчәлекле мохит. Биредә барысы да бер-берсен белә. Һәм яугирнең хисләрен пычраталар икән, бу кешене кичермиләр. Шулай дип әйтергә яраса. Чөнки аннан файдаландылар. Чөнки аның җылылык, йорт, гаилә турындагы хыялларын үзенә каршы кулландылар. Чөнки ул соңгы сулышына кадәр аны чын-чынлап көтүче кешесе бар дип уйлагандыр бәлки.
Сүз ахырында
Бу язма – әләкләшү түгел. Ярлык та түгел. Кемнедер гаепләү яисә аклау да түгел. Бу һәр әйберне үз исеме белән атарга тырышу. Барлык хатын-кызларның да мондый булмавы да аңлашыла. Чыннан да көткәннәре дә бар. Яратканнары. Һәлак булган иренә гомер буе тугры калачаклары да. Андыйлар күп. Алар алдында баш иябез. Алар турында да әйтми мөмкин түгел. Таш ату өчен түгел. Кисәтү өчен. Исән яугирләр белеп торсын өчен.
Туганнары белсен өчен. Авылдашлары белсен дип. Үз яугирен эзләүчеләр дә аңласын: бу уен эш түгел. Бу чит кеше тормышы. Һәм чит кеше үлеме. Чит кеше хәтере. Хәтер исә – кешедән соң калган бердәнбер нәрсә. Аны товар буларак куллансалар, бу – җинаять. Гел закон буенча булмасын да ди. Әмма һәрвакыт – намус буенча. Авылда кешедән качып булмый. Үзеңнән дә.
Нет комментариев