Кайбер авыллар дөньяга ташландык йортларның ватык тәрәзәләре белән бакканда, Акбаш авыл җирлегенә караучы бәләкәй генә Еновка авылы: “Без әле дөньяны шаулатачакбыз!” – дип карар итә.
Вакыйгалардан күренгәнчә, биредә озак шаулаячаклар әле. Җәй буена каникуллар вакытында Яшел урам калкулыгында балаларның шат авазлары тынып тормады. 1917 елгы Октябрь революциясенә кадәр барлыкка килгән бу торак үзәгенең, картадагы бу ноктаның тормыш арбасыннан төшеп калмавының сере нидә соң?
Әйдәгез, бергәләп аңлап карыйк. Авылга килеп керү белән йортларның берсенең ихатасына күз салабыз. Хуҗасы өйдә булмады. Әмма йорт ташландык түгел. Биредә яшиләр. Ихатадагы яңа чабылган печән шуны раслый. Икенче йортта үзен Руслан дип таныткан яшь кеше каршы чыкты. Баксаң, бу өйне аның әти-әнисе сатып алган икән.

- Әти-әнием пенсиядә, - диде ул. – Стена аша күршеләр тормышына шаһит булып, фатирда көн күрәселәре килмәде. Биредә яшәүчеләрнең барысы да фатир тормышының иркен авыл тормышыннан нәрсә белән аерылуын бик яхшы белә.
Соңрак Русланның яңа йорт төзүе ачыкланды. Әтисе дә йорт сала икән. Бу йортлар, арыган авылга яшәү дәрте өстәп, бүген үк күз явын алып торалар. Аталы-уллы Латыйповларның биләмәләрен Ясная урамы аша үткәндә күрергә була. Башта ук шуны билгеләп үтик, бирегә газүткәргеч килеп җитмәгән әле. Тормышка гашыйк кешеләр өчен бу гына киртә була аламы соң?
- Бу урынның энергетикасы бик көчле, - ди биредә яшәүчеләр, һәм алар белән бәхәсләшә алмыйсың.
Авылга кергәндә үк гаҗәеп татлы хуш исле һава каршы ала. Бу исне бернәрсә белән дә аңлатырлык түгел. Җиләкме, алмамы шунда. Авыл халкы бу исне сизми дә инде хәзер. Әмма Зирәк Мифтахов ихатасына барып керү белән шуны аңлыйсың: могҗиза янәшәдә генә. – Каян бу кадәр? – дип гаҗәпләнеп сорыйбыз, кып-кызыл алмалардан сыгылып утырган карт алмагачка карап. – Быел алмагачлар ял итте, алма булмады ич.
Безнең Еновкада күп ул алма, дип иңнәрен сикертә хуҗа. – Алма да, кабак та, карлыган белән крыжовник та күп. Әйткәндәй, алмалары шулкадәр баллы булды. Әйтерсең, анда җәйге кояшны ябып куйганнар.
Ата йорты җибәрмәгән
Якыннан танышабыз. Зирәк Әмин улы – кызыклы язмышлы кеше. 1958 елда туган. Әтисе, Әмин Хәләп улы – Бөек Ватан сугышы яугире, әнисе Мөгалимә Зөфәр кызы Кыска-Елга авылында туган. Зирәк абый-апалары белән биредә үскән. Биредән армиягә киткән. Зирәкнең арытабангы тормышы һөнәри юлына, үз гаиләсен коруга, көнкүреш төзүгә бәйләнгән. Себердә нефть тармагында эшләгән. Олы җиргә әйләнеп кайткач, Азнакайда бөтен уңайлыклары булган фатир алган, йорт төзергә керешкән. Шәһәр уңайлылыкларына шатланып яшә дә яшә бит. Элекке хуҗалары кайчандыр совхозга сатып җибәргән, Еновкадагы ата йорты, буш торып, җимерелә башлаган. Аңа карап йөрәге әрнегән аның.
- Йортны биләмәсе белән сатып алырга булдым, - дип сөйли Зирәк Әминевич. – Аны чүп үлән басып китү белән килешә алмадым.
Шулай итеп, аның тормышында яңа чор башлана. Тора-бара ата йорты ихатасында яңа йорт пәйда була. Искесе дә бар әле. Ул гына да түгел, бераз арырак әбисенең дә ызбасы бар. Яшелчә бакчасын карап-тәрбияләп тоталар. Биредә туфрак уңдырышлы, мул уңыш бирә. Кабак, бәрәңге, карлыган күп булган. Язмабыз каһарманы үз йорт-курасын гына түгел, күпмедер дәрәҗәдә авылны тергезү белән дә шөгыльләнә.
Мәсәлән, йорт каршындагы калку урында якташлары белән мемориаль комплекс корган. Хәзер бирегә Җиңү көнендә яше дә, карты да килә. Янәшәдә – балалар мәйданчыгы. Җәй көне анда балаларның шат тавышлары яңгырый (оныклары кайта), кышын исә бала-чага тауда чана шуа. Авыл Бөгелмә-Бәләбәй калкулыгында урнашкан - рельеф мөмкинлек бирә.
Кино, сайлаулар һәм «ерып чыгалмаслык юл»
Зирәк Әминевичның хәтере яхшы. Бик күп нәрсәне хәтерли ул.
- Элек биредә клуб иде, - дип тәэссоратларын уртаклаша ул, читтәге салам түбәле йортка күрсәтеп. Электрны 60нчы еллар башында гына үткәрделәр. Исемдә, аңа кадәр клуб подвалында генератор тырылдап утыра иде, ул электр энергиясе эшкәртә, киномеханик пленка әйләндерә. Барысы да кинога йөрде. 70нче елларда яхшы бурадан яңа клуб төзедәлер. Аерым китапханә, кибет һәм мәктәп бар иде. Авыл тулыканлы тормыш белән яшәде. Сайлаулар бәйрәм кебек уза иде. Безгә Кәркәле, Малиновка, Алма-Атадан сайлаучылар килә иде.
Мәктәпкә килгәндә, 30нчы еллардан алып, биредә башлангыч мәктәп булган, 1958 елда ул җиде еллык итеп үзгәртелгән. 60нчы елда янә башлангыч мәктәп булган. 1964 елда укучылар яңа бинага күчкән, ә 1978 елда Еновкада мәктәп ябылган. Мифтахов сөйләвенчә, аксакаллар бәяне буенча Еновка тирәсендә аерым хуторлар булган. Еновка үзе картада 1917 елга кадәр үк барлыкка килгән.
Димәк, бу җирләр ата-бабаларыбыз тарафыннан үзләштерелгән, биредә аларның ачы тире тамган дип исәплик. Шуңа күрә кайчандыр нигез салынган җир бүгенге көн кешеләренең тамырларын корытмый, алар исә үз чиратында аны бушап калудан саклый. Алар аны ярата, кадерли һәм аңа яңа сулыш өрә. Авылны калкулыклар уратып алган, биредә Акбаш елгасы ага.

Күптән түгел Еновканың сөзәк җирләрендә Саба урманчылыгы террасалау ысулы белән яшь үсентеләр утырткан. Биредә тиздән кәүсәләре белән күккә үрмәләп, һавага хуш ис аңкытып, яшь урман шаулаячак. Авыл халкы авылны ташлап калдырмый: үлән чабалар, җыештыралар, кайчандыр юлга комташ салу өчен акча җыйганнар. Әмма барысын да эшләп бетерә алмый алар. Юллар... Коры көннәрдә дә кибеп бетми торган “авырткан” өлеш бар. Язын һәм көзен исә биредә мәхшәр башлана. Менә сазлыклы урыннан үтәбез.
Машинадан чыгып, аяк киемен салып, җәяү атлыйсы килә. Уңда елга, сулда тирән яр, курку көчәя бара. Аяз урамга бару өчен, авыл халкы көн дә шул хәвефкә дучар була. Еновкалылар район җитәкчелеге һәм юлчыларның игътибарын шушы алар өчен аеруча мөһим мәсьәләне хәл итүдә булышу зарурлыгына җәлеп итә. Шул исәптән, алар район җитәкчелегенә, Акбаш авыл җирлеге башлыгына, Ютазы урманчылыгына, юл читендәге карт агачларны кисеп, авылга кергән юлны киңәйткән өчен бик рәхмәтле.
Еновкадан Әмин Мифтахов Советлар Союзы Герое исеменә тәкъдим ителгән булган
Игътибарга лаек янә бер дәлил. Зирәкнең әтисе, Бөек Ватан сугышы яугире Әмин Хәләп улы командование тарафыннан югары хөкүмәт бүләгенә - Советлар Союзы Герое исеменә тәкъдим ителгән.

Әмма безгә билгеле булмаган сәбәпләр аркасында хөкүмәт бүләге Кызыл Йолдыз орденына алыштырылган. Безнең алда - танкист, кече сержант, данлыклы Т-34 танкы башнясы командиры Әмин Мифтаховның 1943 елның октябрендәге бүләкләү кәгазе. Мифтаховның шәхси хәрби батырлыгы турында менә нәрсәләр язылган анда:
«Журавли хуторы тирәсендә ныклы утырган дошманга каршы һөҗүмгә барып, Т-34 танкы экипажы – башня командиры Мифтахов Ә.Х. беренчеләрдән булып хуторга барып керә һәм пушкадан, чылбырлы пулеметлардан ут ачып, 10лап пулемет ноктасын, 50ләп гитлерчыны, расчетлы ПТО коралын (танкка каршы корал – авт. иск.) тар-мар итә һәм безнең пехотага хәрәкәт итү мөмкинлеге биреп, дошман пехотасының ике взводын качарга мәҗбүр итә.
Хәрби бурычын үтәүне дәвам итеп, Журавли хуторының төньяк-көнбатышындагы сырт тармагында урнашкан куәтле каршылык ноктасына омтылып, экипаж 50-75 м озынлыгындагы траншеяны, ПТО коралын һәм расчетлы минометны, 100ләп гитлерчыны, 10лап пулемет ноктасын тар-мар итә. Калган немецлар, куркып, кача башлыйлар, әмма танкның пулемет уты белән тар-мар ителәләр. Дошманны куып барып, танк блиндажлардагы пехотачыларның каршы һөҗүменә дучар була.
Блиндажларга бәреп кереп, танк блиндаждан чыгу юлын каплый һәм пушкадан төбәп атып, блиндажны җимерә. Шулай итеп, 5 блиндаж җимерелә, 11 гитлерчы кулга алына, 30лап гитлерчы тар-мар ителә. Паникага бирелгән дошман 53 Армия алышкан участоктан Высокополье хуторына кадәр кача башлый, шунда тар-мар ителә.
«Советлар Союзы Герое» исеме бирелүгә лаек. 53 Армиянең 34нче танк полкы командиры Капитан Васильев»

Бүләкләү кәгазенең икенче ягында түбәндәге язма: «53 Армия гаскәрләренең 0853 санлы приказы (20.11.43 ел) белән Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнгән».
Еновка тарихы дәвам итә. Биредә йортлар төзелә, яшь агачлар утыртыла, алмагачлар чәчәк ата, балалар уйный... Авыл халкының чыдамлылыгы кайчандыр Әмин Мифтахов кебек каһарманнар җибәргән тамырларга бәйледер дип уйлыйм. Биредә шуңа алмагачлардан җиңү исе киләдер дә. Әйе, Еновка яши әле. Һәм бервакыт бу җирне үзенеке дип атаган кешеләрне җибәрергә җыенмый ул.
Мәгълүмат. Еновкага XX гасыр башында нигез салынган. 1920 елга кадәр Самар губернасы Бөгелмә өязе Александр волостенә кергән. 1920 елдан ТАССРның Бөгелмә кантоны составында булган. 1930 елның 10 августыннан – Баулы, 1935 елнывң 10 февраленнән – Ютазы, 1963 елның 1 февраленнән – Бөгелмә, 1965 елның 12 гыйнварыннан Баулы районнары составында булган, 1991 елның 6 апреленнән кабат тергезелгән Ютазы районы составына кергән.
Нет комментариев