Игътибар үзәгендә – өлкәннәр турында хәстәрлек һәм көзге урак
Утырышлар залыннан

Игътибар үзәгендә – өлкәннәр турында хәстәрлек һәм көзге урак

Бүлекләр һәм хезмәтләр җитәкчеләренең киңәйтелгән утырышында узган атна йомгаклары тикшерелде

Фото: Роза Әхмәдиева / Ютаза-информ

Киңәшмә район башлыгы урынбасары Закуан Ильясов рәислегендә узды. Киңәшмә эше башланыр алдыннан ул күңелле бурыч үтәде – юнармия хәрәкәтенең чәмле әгъзаларына лаек бүләкләрен тапшырды. Хезмәт мәсьәләләренә күчеп, утырышта катнашучылар хокук саклау органнарының сводкасын тыңлады.

Узган атнада район территориясендә 50дән артык гадәттән тыш очрак теркәлгән. Алар исәбендә – ике мошенниклык, бер тукмау очрагы, шулай ук белә торып чит милекне юкка чыгару һәм сәламәтлеккә уртача авырлыкта зыян салу очраклары. Моннан тыш, җәмәгать урынында сугышу очрагы теркәлгән. ЮХИДИ линиясе буенча 18 идарә җаваплылыгы беркетмәсе төзелгән.

Киңәшмәнең төп темасы – Өлкәннәр көне декадасына әзерлек. Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Сергей Рузанов булачак чаралар белән таныштырды. Ул башкарма комитетның мәгариф, мәдәният, яшьләр, социаль яклау бүлекләре һәм «Гармония» халыкка җәмәгать ярдәме күрсәтү үзәге  белән берлектә сәнәгать ветераннарын киң колачлауны тәэмин итүне күздә тотуын билгеләде.

Концерт программалары, өлкән буын вәкилләрен спорт ярышларына җәлеп итү, йортларына барып котлау, тимурчылар ярдәме күрсәтү, бүләкләр тарату һәм башка чаралар каралган. Көзге кыр эшләре барышы белән район авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Андрей Борисов таныштырды. Район игенчеләре уҗым культуралары чәчүне, техник культуралар суктыруны һәм туңга сөрүне дәвам итә. Шулай ук алда торган авыл хуҗалыгы ярминкәләренә актив әзерлек бара.

Урыссу үзәк район хастаханәсе линиясе буенча хәл-торыш тотрыклы: салкын тидерү һәм башка чорга бәйле авырулар арту теркәлмәгән. Шуңа карамастан, бер атнада 16 кеше имгәнгән. Стационар бүлеге 90 процентка тулган. Узган атнада 200дән артык кеше флюорография тикшерүе узган. Киңәшмәгә йомгак ясап, Закуан Ильясов хезмәтләргә берничә күрсәтмә бирде, хәвефсезлек, халыкка җәмәгать ярдәме күрсәтү, Укытучы көнен билгеләү һәм урып-җыю кампаниясен төгәлләү мәсьәләләрен күздә тотарга өндәде.


Нет комментариев