Сапер Сәйфетдинов узган җирдә үлем чәчүче корал көчен югалта
СВО

Сапер Сәйфетдинов узган җирдә үлем чәчүче корал көчен югалта

Подгорныйда Рүзәл Мәгъсум улы Сәйфетдиновны яхшы беләләр.

Авылдашлары итеп кенә түгел, тормыш юлы үсеп килүче яшь буын өчен әзер каһарманлык үрнәге булган кеше буларак та.

Шәхси фотоархивтан Фото

Крестьян хезмәтеннән сапер ротасына кадәр: Рүзәл Сәйфетдинов юлы

Бүген Рүзәл СВО төбәгендә хезмәт итә. 1978 елда туган. Ул елларда үсмерләр теплица шартларында түгел, хезмәт тәмен татып үсте. Аеруча авыл балалары. Язмабыз каһарманының әнисе Зәйтүнә ханым искә ала:  

- Ике улым да йорт эшләре белән мәшгуль булып үсте. Мал да карады алар, бакчада да эшләде.

Бу гади хакыйкать якташыбыз холкының нигезен тәшкил итә. Сер түгел, авыл егетләренең спортка мөкиббәнлеге залдагы тренажерлар нәтиҗәсе түгел, бу физик активлык. Димәк, Рүзәлнең алыптай зур гәүдәсе дә тимер күтәртеп йончыткан күнекмәләр нәтиҗәсе түгел, мускуллар һәм рух көчен ныгыткан гади крестьян хезмәте нәтиҗәсе. Үз вакытында техникум тәмамлап һәм механик белгечлеге алып, Рүзәл армиягә китә. Кораллы Көчләр элитасына – Стратегик тәгаенләнештәге Ракета гаскәрләренә (РВСН) эләгә ул.

Иң югары максатка ирешкәнсең – иң технологияле һәм дәһшәтле гаскәрләр исәбендә хезмәт итәсең дип уйлап та булыр иде. Әмма Рүзәл Сәйфетдинов тапталган сукмактан бара торган кеше түгел. Хезмәт вакытында инженер-сапер белгечлеген үзләштерә ул. Аннары үзен Чечняга җибәрүләрен сорап,  рапорт яза. Бу карар кеше турында бик күп нәрсә сөйли. Ул вакытта, кайнар ноктада, сапер сыйфатында биләмәләрне минадан арындыруда катнаша Рүзәл. Кемнеңдер артында качып йөрми ул, хәвеф югары булган урыннарга бара. Бу аның үзе сайлаган юл була.

Еллар узгач, 2022 елның октябрендә, Рүзәл Мәгъсумович янә повестка ала – бу юлы өлешчә мобилизация буенча. Һәм янә икеләнеп тормый. Хәзер ул СВО төбәгендә сапер ротасында хезмәт итә. Бу артык күпертүдер бәлки, әмма бүгенге көннең хәрби бәрелешләре вакытында сапер эше – хезмәт итү генә түгел, яугирнең югары бурычы да.

Хезмәт итү елларында аның ничә объектны минадан арындыруын, ничә шартламаган снарядлар, миналар һәм дошман беспилотникларын зарарсызландыруын исәпләп бетерерлек түгел.  Сапер Сәйфетдинов узган җирдә дошманның үлем чәчүче коралы көчен югалта. Ул аңа куркыныч бурычын үтәргә ирек бирми. Бу ул үлемгә каршы көн саен алып барган изге, тын сугыш.

Хәвефле шартларда хезмәт итү елларында якташыбызның бер генә тапкыр да яраланмавын гади кешеләр Аллаһ кодрәте дип исәпли.  Һәм алар дөрес тә кебек. Дөньяви аңлатмасы да бар: аның өчен әнисе, хатыны һәм өч баласы изге догада. Гаиләсе – аның ышанычлы тылы. Ике улы зур инде, үз тормышы белән яши. Кызы – студент. Алар барысы да әтиләренең исән-сау әйләнеп кайтуын көтә.

Яугир үтенече

Сугыш сугыш белән, әмма тылда тормыш үз чираты белән бара. Рүзәлнең бер үтенече бар. Әнисенең җимерелеп барган базын ремонтлауны үтенә ул.

Гади, әмма бер үк вакытта катлаулы хәл. Рүзәл – анасының бердәнбер улы. Ул хезмәттә, Ватан алдындагы бурычын үти. Моннан тыш, үзенең дә сәламәтлеге какшаган. Һәм бу яссылыкта ике төшенчә кисешә: солдат бурычы һәм улының анага бурычы. Ул кайтып, базны төзәтеп бирә алмый, чөнки ул алгы сызыкта кирәк. Яугир өйдә барысы да тәртиптә, өлкәнәеп барган әнисе җимерек баз белән калмаячагын белгән очракта гына тыныч күңел белән ышанычлы хезмәт итәчәк.


Нет комментариев