Инком йөз ел алгы сызыкта
Безнең ветераннар

Инком йөз ел алгы сызыкта

Бәйрәкәдә яшәүче Инком Нәҗип улы Абдуллин 100 еллык юбилеен билгели.

 Юбилярны котларга район башлыгы Аяз Шәфыйгуллин килгән, ул ветеранга иң изге теләкләрен юллады, Татарстан Рәисенең котлау хатын һәм республика, район җитәкчелегеннән бүләкләр тапшырды. Котлауларга ветераннарның район советы рәисе Гүзәл  Латыйпова, Бәйрәкә авылының ветераннар советы рәисе Әлфия Хаҗиева һәм башкалар кушылды. Бүләкләр, елмаюлар, табын тулы сый-нигъмәт... Ветеран тормышында гел генә бу кадәр муллык булмаган.

Исегезгә төшерәбез, Инком Нәҗипович Азнакай районының Балтач авылында туган. Урман хуҗалыгы директоры булган әтисе сугышның   беренче көннәрендә үк фронтта һәлак булган.  Әнисе, иртәдән кичкә кадәр колхозда эшләп, балаларын бер ялгызы үстергән. 1944 елда, Инком Нәҗиповичка нибары  18 яшь булганда, аны армиягә алалар. Ул радистка укып чыга һәм 16нчы аерым элемтә полкы исәбендә II Украина фронтында алыша. Чехословакия, Австрия һәм Венгрияне азат итүдә катнаша. Җиңү көнен Братиславада каршылый, сугыштан соң янә биш ел, тынычлыкны саклап, Австрия һәм Венгриядә кала.

Инком Нәҗипович өенә 1950 елда гына кайта. Өйләнә, гаилә кора. Хатыны белән биш бала тәрбияләп үстерәләр. Ни кызганыч, бер уллары бик иртә китә бу дөньядан. Юбиляр озак еллар Бәйрәкәдәге «Сельхозтехника» предприятиесендә экскаваторчы булып эшли, коммунистик хезмәт ударнигы була. Хәрби казанышлары өчен Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнгән, «Германияне җиңгән өчен» медале һәм бик күп юбилей бүләкләренә ия. Юбиляр үз йортында, яхшы шартларда яши.

Бүген ветеран йортында кунаклар – балалары, оныклары һәм оныкчыклары җыелган. Тормышы батырлык, хезмәт сөючәнлек һәм туган җиргә мәхәббәт үрнәге булган кеше тирәсендә тупланган зур, тату гаиләне игелекле йөрәкләр һәм кояш нурына тиңләргә мөмкин.  Өлкән яшьтә булуына карамастан, Инком ага рух көчен һәм юмор хисен саклап кала белгән. Авылдашлары һәм якыннары аны зирәклеге, күңел күтәренкелегенә ия булуы һәм иң авыр елларда сынмыйча-сыгылмыйча, ачык йөрәкле кеше булып калырга ярдәм иткән эчке көче өчен хөрмәт итә.


Нет комментариев