Иң кадерле кешеләрегезне гәзиткә яздырыгыз!
Язылу

Иң кадерле кешеләрегезне гәзиткә яздырыгыз!

1-10 октябрьдә Ютазы районында Өлкән яшьтәге кеше ункөнлеге уза

1 октябрьдә билгеләнгән Халыкара өлкән яшьтәгеләр көненнән соң ук башланган, күркәм йолага әверелгән бөтенрусия чарасы бу. Шушы ун көннең икенче һәм иң төгәл атамасы – Изгелек һәм хөрмәт ункөнлеге.

Фото: Юлия ДӘҮЛӘТБАЕВА / Ютаза-информ

Хөрмәтле гәзит укучылар, предприятиеләр һәм оешмалар җитәкчеләре! Бу көннәрдә һәркайсыбызның гади генә, әмма бик тә мөһим игелекле гамәл кылу мөмкинлеге бар.  Әти-әниегезне, әби-бабайларыгызны, хезмәт коллективыгыз ветераннарын район гәзитенә яздырыгыз. Беләсезме, алар бу игътибарга ничек шатлана? Күпләр өчен кәгазь гәзит район тормышына бердәнбер тәрәзә булып кала.

Чөнки, яшь буыннан аермалы буларак, өлкән якташларыбыз мәгълүматны Интернеттан алмый. Алар өчен типография буявы аңкыган кәгазь гәзитне кулына алу, таныш юлларны уку, район яңалыклары белән танышу һәм, иң мөһиме, күршеләрен, яшьлек дусларын һәм якташларын якыннанрак белү күнегелгән һәм газизрәк.  Моның ачык мисалы – Байлар авылыннан Земфира Мөхәмәтшина. Бәйрәм алдыннан ул  90 яшен билгеләде (бу хакта тулырак 5нче биттә укыгыз).

Өлкән яшьтә булуына карамастан, ул район гәзитен генә түгел, китаплар укуын да дәвам итә. Башка меңләгән пенсионерлар кебек үк, аның өчен гәзит – кече ватаны белән тере аралашу, районның бүген нинди сулыш белән яшәвен белү, яшь спортчылар уңышларына шатлану һәм исемнәре яңалыкларда күренеп киткән балалары һәм оныклары өчен куану мөмкинлеге дә ул.


Нет комментариев