Ютазы районы халкына зур көз чорын ачып җибәрергә коеп яуган яңгыр да комачаулый алмады.
3 октябрьдә Урыссу бистәсендә үзәк базар мәйданы җыр-моңга күмелде, тирә-якка яңа табадан төшкән ризыкларның хуш исе таралды: биредә 2026 елның беренче авыл хуҗалыгы ярминкәсе узды.
РДК артистлары иртән иртүк сатып алучыларны күңелле җырлары белән шатландыра башлады. Җирле фермерлар һәм шәхси ярдәмче хуҗалык ияләре быелгы гади булмаган, әмма уңдырышлы елны мул булып үскән бар нәрсәне – тыгыз кәбестә чәкәннәреннән алып, ысланган бүдәнәгә кадәр алып килгән.
Район башлыгы ярминкә мәйданында булды.
Ютазы районы башлыгы Аяз Шәфыйгуллин ярминкәнең төп кунагына әверелде. Авыл җирлекләре башлыклары, район бүлекләре һәм хезмәтләре җитәкчеләре белән берлектә ул сәүдә рәтләре буйлап узды. Район башлыгы сәүдә киштәләрен игътибар белән карады, бәяләр һәм уңыш сыйфаты белән кызыксынды. Һәр киштә янында тукталып, авыл халкына хезмәте өчен рәхмәт белдерде ул.

— Бүген ярминкәгә килеп, үзегез үстергән уңышны уртаклашканыгыз өчен рәхмәт, - диде ул фермерларга. — Ел катлаулы булды, әмма сез сынатмадыгыз.
Биредә арттырып сатучылар юк иде – һәр киштә артында сезгә кышкылыкка җитәрлек бәрәңге үлчәп бирергә яисә сыер итенең иң майлы кисәген кисәргә әзер торган анык кеше тора.
Гигант кәбестә һәм дефицит суган
Башлык әйткән катлаулылыкны киштәләрдән күрергә була иде. Яңгырлы җәй кәбестә лайлачлары, төрле бөҗәкләр өчен кулай килсә дә, кәбестәнең үзен сәнәгать күләменә чыгарырга карар иткән күрәсең.
Ярминкәдә ун килограммнан да ким булган кәбестә юк иде.

Иске Каразиректән уңышлы яшелчә үстерүчегә әверелгән көрәш буенча тренер Рамил Касыймов базарга мәһабәт яшелчәләр китергән: кишер, борыч, чөгендер һәм кәбестә.
— Борычның килосы – 150 сум, кишер белән чөгендер – 35, кәбестә 30ар сумнан! – дип кыска гына җавап бирде ул бәяләрне сорагач.
Аның машинасы янына җыелучылар иң күбе булу һич гаҗәп түгел. Сере дә гади булып чыкты: Рамил абый яшелчәләрне үзләре сайлап алсын өчен сатып алучыларга перчаткалар таратып биргән икән.
— Тозлардаен сайлап алыгыз, - диде ул бер ханымга капчыкларын тутырырга ярдәм итеп.
Быел кәбестә патшабикә булса, суганга кытлык иде. Килосы 40 яисә 50 сумнан булган башлы суганны бик тиз алып беттеләр, чөнки ул аз иде. Сатучылар да, чиләге 270–300 сумнан бәрәңге капчыкларын һәм 10 сумнан яңа ашлык капчыкларын машиналарына төяүче сатып алучылар да киләсе очрашу турында уйлый иде инде.
Парлы бройлерлардан алып деликатес бүдәнәләргә чаклы
Аның каравы, ит рәтләре һәрвакыттагыча көнчыгыш базарын хәтерләтте. «Агромир» җәмгыяте, Р. Вәлиев һәм Н. Вәлиеваның крестьян-фермер хуҗалыклары сыер ите белән сәүдә итте. Ит чабучылар түшкәләрне чак өлгертте – итле кисәкләр хуҗалык биштәрләренә кереп югала торды.

Светлана Миңнеәхмәтова киштәсе күпләр өчен ачыш булды. Район ярминкәсендә беренче тапкыр “Әбием фермасы” предприятиесе тәкъдим ителде. Аның тирәсендә деликатесларга мөкиббәннәр бөтерелде: биредә тазә, киптерелгән һәм ысланган бүдәнәләр, шулай ук дистәсе 100 сумнан бүдәнә йомыркалары бар иде.
300 грамм тирәсе тарткан тазә түшкә - 200, ысланганы 1500 сумнан китте.
— Иртән генә йолыктык, - дип мактады үз товарын Кече Урыссудан Рәвис Солтанов, ул тазә бройлерларны 370 сумнан сатты. — Туңдырылмаган, шулпасы бик тәмле була, - дип сатып алучыларны чакырды ул.
Самара алмалары һәм кабак
Чиратның озынлыгы буенча Самардан килгән алмалар ышанычлы икенче урынны яулады. Күпләрнең быел алмасы уңмады – чәчәк аткан вакытта кырау сукты. Моны аңлаган кешеләр икешәр чиләк алды аны (бер чиләге 450 сумнан).

Сөт ризыклары рәте яңа сауган сөт һәм тазә сыр исләре белән аңкыды. Каклыкүлдән Розалия Абдрахманованың (ул ике сыер асрый) каймагы (0, 200 граммы 200 сум), эремчеге (ярты килосы 130 сум), акмае (килограммы 1400 сум) күз ачып йомганчы сатылды.
Урыссу ярминкәсендә аерым культура – кабак. Якын-тирәдәге авыллардан бу кызгылт-сары могҗизаны шулкадәр күп алып килгәннәр ки, алардан зур булмаган шәһәр төзеп булыр иде билләһи.
— Кабакның файдасы турында белүчеләр биредә тукталмыйча үтми, - дип тәкърарлады сатучылар. – Тимер, витаминнарга бай, токсиннарны кудыра, холестеринны киметә ул. Алыгыз, буй-сыныгыз нәфис булсын дисәгез – ул бик кирәк.
Татлы тормыш һәм кышка әзерлек
Татлы ризыклар да бар иде. Иске Урыссудан Вәсилә Юнысова кура җиләк, балан, миләш һәм карлыганнан кайнатмалар алып килгән.

— Пенсиядә тик торырга ярамый, - дип елмайды ул. – Башта утыртам, тәрбиялим, аннары җыеп, кайнатам.
Аның даими клиентлары да үзе кебек үк пенсионерлар. Алар һәр ярминкәгә килә һәм иң башта киләсе ярминкә кайчан булачагы белән кызыксына.
Умартачылар да үз урынын биләгән. «Ютазы балы»ннан Гөлчәчәк Мостафина кәрәзле һәм сыек бал, шулай ук балавыз шәмнәре тәкъдим итте. Инде җәйне сагынып өлгерүчеләр өчен “Уңыш” кибете чәчәк үсентеләре, суганчалар, орлыклар сатты. Тоташ алганда, ярминкә уңышлы үтте. Ул товар белән алышу урыны гына булып калмады, кышкылыкка әзерләнү өчен мөһим урынга әверелде.
Базлар тулы булачак
Ютазы районында мондый көннәр – сәүдә итү генә түгел. Бу районның кышны тулы базлар белән каршы алуын раслаган көтеп алынган вакыйга.
— Хатыным белән мин – ярминкәнең даими сатып алучылары, - диде Руслан Якупов, кәбестәне багажникка салып. – Биредә бөтен нәрсә бар, бәяләре дә тешләшми. Ел саен көз көне ит һәм яшелчәләр алабыз, кышкылыкка әзерләнәбез.
Төпкелдә без ни өчен көзне яратабыз – бәрәңге, суган, яшелчәләрдән мул уңыш алган, ит җитештергән кешеләрнең күзенә карый алу мөмкинлеге өчен. Урыссудагы беренче ярминкә чын бәйрәмгә әверелде.
Нет комментариев