Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлегенең мәгълүматларына караганда, 2026 ел башыннан бирле республикада 11 500нән артык гаилә ана капиталы акчаларын торак шартларын яхшыртуга юнәлткән.
Аерым алганда, 9 831 гаилә сертификат акчалары хисабына торак кредитларын һәм займнарын түләгән, ә 1 677 гаилә яңа торак сатып алган яисә төзегән.

Ана капиталы торак белән бәйле берничә мәсьәләне берьюлы чишәргә мөмкинлек бирә. Гаиләләр бу акчаларны фатир яки йорт сатып алуда, үз торагын төзүдә һәм торак кооперативларында катнашуда куллана ала. Шулай ук сертификат акчалары торак кредиты буенча бурычларны, шул исәптән төп сумманы һәм процентларны кайтаруга да юнәлтелергә мөмкин.
Бала өч яшькә җиткәнче ана капиталын кредитсыз гына торак сатып алу яки төзү өчен кулланып булмый. Әмма торак кредиты булган очракта сертификатны башлангыч взнос яисә бурычны кайтару өчен көтмәстән дә файдаланырга рөхсәт ителә.
"Ана капиталын торак шартларын яхшыртуга юнәлтү Татарстан гаиләләре өчен иң мөһим юнәлешләрнең берсе булып кала. Сертификатны кредит буенча куллану мөмкинлеге ата-аналарга иң уңайлы вариантны сайларга ярдәм итә", – дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.
Ана капиталы акчалары гаиләгә турыдан-туры бирелми, алар сайланган юнәлеш буенча торак шартларын яхшыртуга күчерелә.
Социаль ярдәм чаралары, түләүләр һәм бүлек хезмәтләре турында тулы мәгълүматны Россия Социаль фондының рәсми сайтында, шулай ук MAX, ВКонтакте, Одноклассники һәм Телеграм социаль челтәрләрендәге рәсми аккаунтларда табып була.
Өстәмә мәгълүмат һәм консультация өчен гражданнар 8 800 100 0001 номеры буенча бердәм контакт-үзәге операторларына мөрәҗәгать итә ала. Төбәк линиясе тәүлек буе эшли, шалтырату бушлай.
Нет комментариев