31 октябрь, шимбә көнне, Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлегенең клиент хезмәтләренә мөрәҗәгать итәргә мөмкин булачак — бу көнне гражданнарны өстәмә кабул итү оештырыла.
Мондый көннәр һәр айның соңгы шимбәсендә даими үткәрелә, гражданнар үзләрен кызыксындырган мәсьәләләрне ашыкмыйча һәм уңайлы вакытта хәл итсеннәр өчен.
Өстәмә кабул итү көнендә бүлек белгечләре пенсия белән тәэмин итү, пособиеләр билгеләү һәм социаль түләүләр, ана капиталын файдалану һәм дәүләт ярдәменең башка чараларына кагылышлы мәсьәләләрне хәл итәргә ярдәм итәчәк. Гадәти эш көннәрендәге кебек үк юнәлешләр буенча консультация сорап мөрәҗәгать итәргә яки кирәкле гаризаларны тапшырырга мөмкин.
«Эшләүче гражданнарның, бигрәк тә стандарт график буенча эшләгән очракта, эш көннәрендә клиент хезмәтенә бару мөмкинлеге юк. Һәр ай ахырындагы өстәмә кабул итү көннәре нәкъ шул максатны күздә тотып үткәрелә. Безнең өчен Татарстан халкының эштән сорап йөрмичә һәм мөһим мәсьәләләрне хәл итүне кичектереп тормыйча гына үзләре өчен уңайлы вакытта тиешле хезмәтләрдән файдалана алуы мөһим», — дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.
31 октябрь көнне Казан, Яр Чаллы, Әлмәт, Лениногорск, Яшел Үзән һәм Түбән Камадагы клиент хезмәтләре килүчеләрне иртәнге 9:00 дан 15:00 гә кадәр кабул итәчәк. Башка торак пунктларда эш графигы үзгәрергә мөмкин: кайбер хезмәтләр 12:00 гә, икенчеләре 15:00 гә кадәр эшли.
Килер алдыннан үзегез сайлаган клиент хезмәтенең эш сәгатьләрен ачыкларга һәм паспорт әзерләргә, кирәк булганда мөрәҗәгать мәсьәләсенә кагылышлы документларны барлап куярга тәкъдим ителә. Клиент хезмәтләренең адреслары һәм актуаль эш сәгатьләре Россия Социаль фондының рәсми сайтында урнаштырылган.
Социаль ярдәм чаралары, түләүләр һәм Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы бүлеге хезмәтләре турында тулы һәм дөрес мәгълүматны СФР сайтында һәм социаль челтәрләрдәге MAX, ВКонтакте, Одноклассники һәм Телеграм рәсми аккаунтларда табарга мөмкин. Өстәмә мәгълүмат яки консультация алу өчен гражданнар 8 800 100 0001 номеры буенча бердәм контакт-үзәк операторларына мөрәҗәгать итә ала (төбәк линиясе тәүлек буе эшли, шалтырату бушлай).
Нет комментариев