Балалар бакчасы өчен түләүнең бер өлешен компенсацияләүгә электрон гариза бирергә мөмкин
Җәмгыять

Балалар бакчасы өчен түләүнең бер өлешен компенсацияләүгә электрон гариза бирергә мөмкин

1 июләдән балалар бакчасы өчен түләүнең бер өлешен компенсацияләүгә гариза бирергә мөмкинлек барлыкка килде.

Яңа электрон хезмәт белән ТР дәүләт хезмәтләре порталында файдаланырга мөмкин. Гариза бирү өчен, әти-әниләргә ТР һәм РФ дәүләт хезмәтләре порталларында, бердәм идентификация һәм аутентификация системасы аша шәхси кабинет теркәү мөһим, дип хәбәр итте республика матди ярдәм күрсәтүнең Ютазы районы бүлекчәсе мөдире Илмира Ханнанова.

Нет комментариев