Ютазы таңы
  • Рус Тат
  • Балалар иҗаты үзәгендә “Саф җил – 2015” дигән фестиваль-бәйге узган

    Балалар иҗаты үзәгендә "Саф җил - 2015" исеме астында сәламәт тормыш рәвешен хуплау һәм асоциаль вәзгыятьне кисәтү буенча мәктәп агитбригадаларының фестиваль-бәйгесе узган.

    Районның 11 мәктәбеннән җыелган катнашучылар сәламәт яшәү рәвешенә ирешүдә үз осталыкларын, энергияләрен, омтылышларын күрсәткән. Коллективлар бәйгегә иҗади якын килгән - үзенчәлекле режиссер карарлар, шәхси сценарияләр тәкъдим ителгән, чын күңелдән җырлар башкарылган, биюләр күрсәтелгән - үзләренең актерлык сәләтен ачып салганнар. Жюри урта төркем арасында җиңүче дип Урыссуның 3 санлы мәктәбен тапкан, Ютазы мәктәбенә - икенче, Бәйрәкә мәктәбе укучыларына өченче урынны биргән. Кече төркемнәр арасыннан Урыссу гимназиясе - беренче, Урыссуның 4 санлы мәктәбе икенче урынга лаек булган.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: