Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Булачак беренче сыйныф укучыларына бүләк

Район мәдәният йорты мәйданында, «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» чарасы кысаларында, булачак беренче сыйныф укучыларына портфельләр бүләк ителде.

Кайчандыр предприятие, учреждение һәм хезмәт җитәкчеләре тарафыннан кабул ителгән гамәл Белем көне алдыннан күркәм гадәткә әверелде.

Исегезгә төшерәбез, республика хәйрия чарасы аз керемле һәм күп балалы гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларга, тәрбиягә алынган, инвалид балаларга ярдәм күрсәтү максатыннан үткәрелә.

Район мәдәният йорты артистлары һәм алыштыргысыз «Ютазы йолдызчыклары», һәрвакыттагыча, чарага бәйрәм рухы өстәде. Урындыкларда үзләрен “көчкә тыеп” утырган булачак беренче сыйныф укучылары хөрмәтенә бу көнне күңелле җырлар яңгырады. Әлбәттә, балаларның уйныйсы, шаярасы киләдер. Ләкин ярамый. Чөнки алар бик тиздән мәктәп укучылары булачак.

Район башлыгы Аяз Шәфыйгуллин, балаларны яңа белем дөньясына керүләре белән котлап, барлык җитәкчеләргә әлеге игелекле эштә катнашулары өчен рәхмәт белдерде.

- «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» чарасы, - диде район башлыгы, - беренче тапкыр 2007 елда Хәйрия эшчәнлеге мәсьәләләре буенча республика советы, «Бердәм Рәсәй» партиясе башлангычы һәм Татарстан Рәисе ярдәме белән башланды.

Быел, әлеге чара кысаларында, әтиләре махсус хәрби операциядә хезмәт иткән балаларга да ярдәм күрсәтелә. Балалар, бүген сез тормышыгызда беренче мәктәп портфельләрен аласыз. Аларда сезне дә, әти-әниләрегезне дә сөендерерлек яхшы билгеләр генә булсын.

Район башлыгы, депутатлар һәм җитәкчеләр балаларга күптән көтелгән бүләкләрне тапшырды. Кызчыклар һәм малайлар букчаларындагы дәфтәр-карандашлар белән танышкан арада, "Бердәм Рәсәй” партиясенең җирле бүлегеннән аларга туңдырмалар таратылды һәм карусельдә бушлай йөрү мөмкинлеге бирелүе турында игълан ителде.

Чарага килүчеләргә 22 августта ватандашларыбызның Рәсәй Федерациясе Дәүләт әләме көне билгеләп үтелүен искәрттеләр. Чара барышында яңгыраганча, РФ әләме көне өлкәннәр бәйрәме генә түгел, ә үсеп килүче буын өчен илебез әләменең мәгънәсен аңлау мөмкинлеге дә.

Рәсәйнең язмышы һәрвакыт катлаулы булды. Шуңа күрә ул халыктан бердәмлек, үзара хөрмәт, тарихи тамырларга һәм ата-бабаларыбыз яулап алган җиңүләргә җитди, сакчыл мөнәсәбәт таләп итә.

Белешмә. Мәгариф бүлеге мәгълүматлары буенча, яңа уку елында районның мәктәп бусагасын тәүге тапкыр 230 беренче сыйныф укучысы атлап керәчәк.

Роза ӘХМӘДИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев