Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ютазы районында тагын бер яңа ФАП төзелде

Медицина учреждениесе Әбсәләм авылында барлыкка килде.

Әбсәләм авылында халык саны да, туучылар саны да елдан-ел арта. Шуңа күрә авыл халкы яңа фельдшер-акушерлык пунктына лаек. Биредә кабул итү һәм медицина ярдәме күрсәтү өчен барлык уңайлыклар каралган. Урыны да уңышлы сайланган: авылның башка социаль объектлары янәшәсендә урнашкан.

Яңа ФАПлар, гадәттә, бер катлы биналар. Аларда прививка ясау бүлмәсе белән берләштерелгән процедура бүлмәсе, кабул итү бүлмәсе, дарулар саклау өчен бүлмә, көтеп тору урыны бар.

Фельдшер-акушерлык пунктын төзүгә һәм җиһазландыруга төбәк бюджетыннан 10,5 млн. сум акча бүлеп бирелгән. Ә суүткәргеч сузу өчен акча җирле бюджеттан бүленгән.

Яңа пунктта фельдшер булып әбсәләмлеләр өчен таныш булган Вәсилә Сафина эшләячәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев