Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Кече Урыссу халкы авылның нигез салынуына 100 ел тулуны билгеләп узачак

Бу хакта Ташкичү авыл җирлеге башлыгы Рамил Вәлиев халык җыенында хәбәр итте.

Район җитәкчелеге вәкилләренең һәм тормышны тәэмин итү хезмәтләре җитәкчеләренең халык белән очрашуы авыл имамы Камил хәзрәтнең вәгазеннән башланды. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, бу җирлектә авыллар чиста һәм төзек. Биредә яшәүчеләр барлык эшне бергәләп башкара. Район башлыгы Аяз Шәфыйгуллин ассызыклаганча, монда Камил хәзрәтнең өлеше зур, чөнки ул җирлектәге шактый эшләрнең башлап йөрүчесе һәм актив катнашучысы.

Рамил Вәлиев 2023 елда башкарылган эшләр турында сөйләде, 2024 елга планнар белән таныштырды, җирлек турында мәгълүмат бирде (бу хакта тулырак «Ютазы таңы» газетасыннан укый аласыз). Ул билгеләп үткәнчә, узган елгы җыеннарда күтәрелгән барлык мәсьәләләр хәл ителгән. Җыенда шулай ук торак пункт өчен әһәмиятле булган трансформатор урнаштырганы өчен тиешле хезмәт җитәкчесенә рәхмәт белдерелде. Кече Урыссу авылының 100 еллык юбилее кысаларында авыл җирлеге башлыгы авылга керү юлында стела урнаштырырга ярдәм итү мәсьәләсен күтәрде. Эшне шушы елда башкару күздә тотыла. Исегезгә төшерәбез, Ташкичү авыл җирлегенә дүрт авыл керә: Ташкичү, Кече Урыссу, Биектау, Хөррият авыллары.

Җыенда, гадәттәгечә, район башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары Оксана Власова, район прокуроры Александр Микеркин, полициянең участок вәкаләтлесе, полиция капитаны Нурия Насыйрова, Ютазы участок урманчысы Айдар Нигъмәтуллин чыгыш ясады (тулы мәгълүмат — «Ютазы таңы» газетасында). Прокурор һәм полиция капитаны җыелучыларның игътибарын билгесез номердан килгән телефоннан шалтыратуларына карата сак һәм уяу булу кирәклегенә юнәлттеләр. Кырыгалдарлар, гадәттә, кеше психикасына тәэсир итү алымнарнын бик яхшы белгән, кешене тиз ышандыра белүче психологлар. Кызганычка каршы, 2024 елның гыйнварында гына да районда миллионнарча сум акчаларын югалткан кешеләр бар. Район башлыгы билгеләп үткәнчә, җиңел баю артыннан куып, кредитлар рәсмиләштерергә әзер кешеләр шактый. Нәтиҗәдә, каза-инвесторлар шактый бурычка бата. Айти-җинаятьчеләр кулына эләгүчеләрнең икесе Ташкичү авылыннан, дип билгеләп үтте Нурия Насыйрова. Прокурор һәм полиция капитаны авыл халкын чит кешеләрнең шалтыратуларына игътибарлы булырга чакырды һәм алар белән аралашмаска кирәклеге турында искәртте.

Чыгышлардан соң район башлыгы залдагы халыкның сорауларына җавап бирде. Бүләкләү тантанасы алдыннан, җыенда катнашучылар махсус хәрби операциядә сугышчан бурычларын үтәгәндә һәлак булган якташларын бер минут тынлык белән искә алдылар. Аннары район башлыгы бүген Ватаныбыз мәнфәгатьләрен яклаучы егетләрнең әти-әниләренә рәхмәт хатлары тапшырды.

Роза ӘХМӘДИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев