Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Кече Урыссу авылында спорт мәйданчыгы ачылды

Бүген, Физкультурачылар көне кысасында, Кече Урыссу авылында дәүләт программасы буенча төзелгән яңа универсаль спорт мәйданчыгы ачылды.

Авыл балалары башкаруында флешмоб белән ачылган тантанага җыелган авыл халкын Ташкичү авыл җирлеге башлыгы Рамил Вәлиев, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Равил Шәрипов сәламләде һәм яңа объект капкасына бәйләнгән ал тасманы кисү хокукы да аларга бирелде.

Бәйрәм көндә балалар һәм аларның ата-аналарының шатлыгын уртак итеп, җир йөзенә кояш та емаеп чыккач, авыл җирлеге һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре оештырган уеннар гомумән күңел күтәренкеле белән узды. Беркем дә бүләксез калмады.

Ильмира ГАЛИЕВА

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев