Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Подгорный бистәсендә – өр-яңа ФАП

Бүген Подгорный бистәсендә республика программасы буенча тергезелгән өр-яңа модульле фельдшер-акушерлык пунктын ачу тантанасы булды.

Подгорный бистәсе халкын һәм күп санлы кунакларны Бәйрәкәтамак авыл җирлегендә тагын бер яңа объект – 62,5 квадрат метр мәйданда төзелеп, барлык кирәкле медицина җиһазы белән тәэмин ителгән фельдшер-акушерлык пункты ачылу шатлыгы белән район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Джанна Волкова тәбрик итте. Сүз алган районның баш табибы Светлана Шакирова әлеге медицина учреждениесен төзүдә һәм аның тирә-ягын төзекләндерүдә подрядчылар белән беррәттән Подгорный бистәсе халкының да җиң сызганып эшләвен билгеләп узды һәм аларга рәхмәт сүзләрен җиткерде.

Подгорный бистәсендә калкып чыккан модульле фельдшер-акушерлык пункты ишегенә бәйләнгән ал тасманы кисү хокукы Джанна Волковага, Светлана Шакировага һәм Бәйрәкәтамак авыл җирлеге башлыгы Зөлфия Әгълиева бирелде. Үз торак пунктларында тагын бер яңа объект барлыкка килүне подгорныйлылар зур бер якты бәйрәмгә әверелдерде. Җирле үзешчәннәр иң матур җырларын башкарды, халык күмәк биюгә чыкты, дус гаиләдәй чәй табыны артыннан урын алды.

Ильмира ГАЛИЕВА

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев