Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Районда Казан IT-паркы филиалы эшләячәк

Район башлыгы Аяз Шәфыйгуллин һәм “IT-парк югары технологияләр өлкәсендәге технопарк” Дәүләт автоном учреждениесенең үстерелеш буенча директор урынбасары Ләлә Бикчәнтәева үзара хезмәттәшлек турында килешүгә кул куйды.

Районның өлкән сыйныф укучылары үсеп килүче буын өчен мөһим булган документны имзалауның тарихи мизгелендә катнашты.

Урыссуның 3нче мәктәбендә узган чара барышында район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Зөлфия Гыйбадуллина кыскача гына мәсьәләнең асылына тукталды. Аерым алганда, ул 2022 елның республикада Цифрлаштыру елы буларак узуын ассызыклады. Аның кысаларында районда шактый эш башкарылды. Район башлыгы районда IT-парк филиалы ачу бурычын куйды. Чара барышында яңгыраганча, мондый бүлекчәләр республиканың инде өч районында эшләп килә.

- Ел ахырына, - дип билгеләп үтте үз чыгышында район башлыгы, - 81 муниципаль хезмәт электрон форматка күчерелде. Мәктәпләрдә ай саен “Цифрлар дәресе” уздырылды. Районда интернет мәсьәләсен хәл итәсе бар иде. Бүген "Таттелеком" җепселле оптик элемтә линияләрен төзү эшләрен тәмамлады. Димәк, «Таттелеком»ның яңа тоташу тизлеге интернеттан проблемаларсыз файдаланырга мөмкинлек бирәчәк. Без шуны яхшы аңлыйбыз, киләчәк IT-технологияләр кулында. Шуңа күрә без бу юнәлештә эшләргә тиеш. Бүгенге көндә "Бир Бишне!" мәктәп проектлары конкурсы игълан ителде. Анда безнең район укучылары да катнаша.

Чара кунагы, Казан IT-паркының арт-директоры Ләлә Бикчәнтәева, барлык өлкәләргә һәм тармакларга ышаныч белән килеп кергән IT-технологияләрнең мөмкинлекләре турында җентекләбрәк сөйләде. Балалар цифрлы мәйданчыкларны никадәр иртәрәк үзләштерергә һәм алардан файдаланырга өйрәнсә, киләчәктә үз һөнәрләрен табу мөмкинлеге дә күбрәк булачак. Балалар мәктәп эскәмиясеннән үк мобиль кушымталар ясарга һәм аларны илебез маркетплейсларында урнаштырырга өйрәнергә тиеш. Ләлә Бикчәнтәева үз чыгышында шушы фикерне яңгыратты.

Мәктәп укучыларының төрле юнәлешләрдә, әйтик, спорт, музыка буенча кушымталар эшләвенә килгәндә, район мәктәпләрендә тәрбияләнүче берничә укучы үзләренең бу өлкәдәге осталыкларын күрсәтте, тәҗрибәләре белән уртаклашты, үзләре уйлап тапкан кушымталарның өстенлекләре турында сөйләде.

Роза ӘХМӘДИЕВА

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев