Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Районга эш сәфәре белән Дәүләт Думасы депутаты килде

VIII чакырылыш Дәүләт Думасы депутаты Азат Ягъфәров район башлыгы Аяз Шәфыйгуллин белән бүгенге көннең мөһим мәсьәләләре турында фикер алышты һәм кыскача район үсешенең төп өлешләренә тукталды

 

Аннары ул район башлыгы һәм район башкарма комитеты җитәкчесе Светлана Самонина белән бергә районның төзелеш объектларында булды. Аерым алганда, депутат «Атлант» яшүсмерләр-яшьләр клубы бинасындагы ремонт эшләре барышы белән танышты. Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге башлыгы Регина Галләмова бинадагы бүлмәләрнең урнашуы һәм аларның әһәмияте белән таныштырды. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, объект тапшыруга әзер диярлек. Искәртеп узыйк, элеккеге сәнгать мәктәбе бинасында да капиталь ремонт бара, аны ачу тантанасы 1 июльгә планлаштырылган. Янәшәдә тагын бер социаль объект урнашкан, анда да капиталь ремонт эшләре дәвам итә. Бу район музее өчен бүлеп бирелгән элеккеге “Россельхозбанк” бинасы. Азат Ягъфәров Урыссуның 3нче мәктәбендә төзелеп килүче спорт залында, шулай ук «Дубравушка» балалар сәламәтләндерү лагеренда булды. Биредә исә яңа корпуслар төзелә һәм лагерьның тирә-ягы төзекләндерелә.

Роза ИСКӘНДӘР

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев