Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Район хуҗалыкларында пар җирләре начар эшкәртелә

Район авыл хуҗалыгы формированиеләре җитәкчеләре һәм терлекчелек тармагы белгечләре белән кичә узган оператив киңәшмәдә сүз көнүзәк эшләр һәм киләчәккә планнар турында барды. Чара эшендә район башлыгы Рөстәм Нуриев, авыл хуҗалыгы тармагы ветераны Сәгадәттула Төхбәтуллин катнашты.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Аяз Шафигуллин урып-җыю эшләре барышы турында мәгълүмат белән чыкты. Атна-ун көннән соң башланачак көзге чәчүгә хәстәрлек турында фикер алышу барганда, шактый хуҗалыкларда чиста парларның җиренә җиткереп эшкәртелмәве тәнкыйть ителде.

Аграрчылар терлекчелек тармагының җиде айлык күрсәткечләренә дә аналаиз ясады. “Кәрәкәшле” җәмгыятендә ни өчен мөгезле эре терлек башы 160 башка кимегән? “АгроМир” җәмгыятендә ни сәбәпле бозаулар күпләп үлә? Бу хактагы материал белән район гәҗитенең киләсе атна санында укып танышырга мөмкин булачак.

Илмира ГАЛИЕВА

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев