Ютазы таңы
  • Рус Тат
  • Районның профсоюзлар активы, Федерациясе вәкилләре аттестация һәм махсус бәяләү турында киңәшләштеләр

    Татарстан Республикасының профсоюзлар Федерациясе вәкилләре районның профсоюзлар активы белән семинар-киңәшмә уздырды.

    Федерация рәисе урынбасары Марат Гафаров һәм баш хезмәт техник инспекторы Ирина Андина эш урыннарын аттестацияләүдән хезмәт шартларын махсус бәяләүгә күчү, яңа төшенчәнең үзе, аны уздырырга кем хокуклы булуы, аны үткәрү буенча комиссиянең функцияләре һәм киләсе елда профсоюз оешмаларын нинди үзгәрешләр көтүе турында аңлатма бирделәр. Семинар-киңәшмә эшендә шулай ук район башкарма комитеты җитәкчесе Андрей Подовалов катнашты.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: