Ютазы таңы

Ютазы районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Сабан туе бүләкләре өчен: Ай, рәхмәт!

Урыссу бистәсе урамнары буйлап “Сөрән жыю” йөреше узды.

Район мәдәният йорты хезмәткәрләре милли киемнәрдә, гармун моңы астында, күңелле һәм шаян җырлар белән Сабан туена бүләк җыйды.

Аларның күңелле җырлары, “Ай, рәхмәт!” дигән тавышлары бистәдә яшәүчеләргә тәрәзәләрен киңрәк ачарга, аларны ихлас елмаю белән каршыларга мәҗбүр итте. "Сөрән жыю" - халкыбызның борынгыдан килгән күркәм гореф-гадәте. Менә бүген дә, шул йолага тугры калып, Сабан туе хәбәрчеләренең шат авазларын  ишетеп, бистә халкы, үз бүләкләрен тапшырыр өчен, капкаларын ачты. Кайберәүләр хәтта Сабан туен оештыручыларга багышлап, үзләре иҗат иткән шигырьләрен дә укып бирде. Ә сөрән җыючылар аларны биергә чакырды. Шулай итеп, бу атна ахырында, шимбә көнне, табигатьнең ямьле почмагына урнашкан Каклыкул авылы янында барыбызның да яраткан милли бәйрәме – район Сабан туе узачак. Ерак гасырлардан килгән әлеге күркәм гадәт - чәчү эшләрен тәмамлау бәйрәме һәрберебезнең уртак куанычы.

Роза ӘХМӘДИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев