Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ютазы балалары – берсе “комендант” сәгатен бозган, икенчесе – правасыз машинада йөргән

Балигъ булмаган балалар эшләре буенча һәм аларның мәнфәгате сагында торучы район комиссиясенең бүген узган утырышында Татарстан территориясендә кабул ителгән “комендант” сәгатен бозган – кичке 11 сәгатьтән соң өлкәннәр озатуыннан башка урамда йөргән үсмерләр һәм аларның законлы вәкилләре “келәмгә” чакыртылды.

Балаларның моңа кадәр тәртип бозу очраклары теркәлмәвен исәпкә алып, аларга кисәтү ясалды. Тик менә машина белән идарә итәргә хокук бирүче таныклыгы булмый торып, руль артына утырган малай өчен аның анасына штраф түләргә туры киләчәк. Зур түгел. Бәлкем, комиссия әгъзалары тәрбиясендә балигълык яшенә җитмәгән баласы булган пенсионер ананы административ җәзага да тартмаган булыр иде. Әмма хатын-кызның үсмер улы өчен җаваплылык хисе тоймавы, аның тупаслыгы комиссия әгъзаларын әлеге очракка икенче күзлктән карарга мәҗбүр итте.

Илмира ГАЛИЕВА

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев