Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Актуаль

Аяз Шафигуллин: илдәге мондый вәзгыятьтә авыруларга ярдәм итү безнең бурыч

Кичә Россия Президенты Владимир Путин карантинны апрель азагына кадәр булачак дип игълан бирде.

Үзизоляция нәтиҗәсе - район үзәгенең урнамнарында әллә нигә бер машина уза да, юк дигәндә кибет яки даруханәгә баручы берәр кешене күрергә мөмкин. Кайберәүләр бүгенге көндә хастаханәдә ятучы туганнары янына ашыга. Әйе, андыйлар да юк түгел. Чөнки, кемнәрнедер ашыгыч ярдәм машинасы белән алып киләләр, аларга кичекмәстән ярдәм кулы сузучы табибларыбызга зур рәхмәт.

Республика үзәк хастаханәсенә алдан язылган, әмма карантин булу сәбәпле бара алмаган райондашларыбыз да юк түгел. Ә менә район башкарма комитет җитәкчесе Аяз Шафигуллин кичә Әфган сугышында һәлак булган райондашыбыз Юрий Козинның әнисе Мария Козинага республика клиник хастаханәсенә планлы тикшерү узарга  бару өчен машина белән ярдәм иткән. Ә бүген җирле үзидарә өлкәсендә эшләүче ханымның әнисе Зәйтүнә Мостахованы Республика килиник хастаханәсенә планлы операциягә җибәрүдә  дә Аяз Әдип улының өлеше зур.

  • Тирә-ягыбыздагы өлкән яшьтәге кешеләргә игътибарлы булсак

иде, илдәге мондый вәзгыять вакытында аларга аеруча да ярдәм кирәк. Һәрберебез өлкән яшьтәге әти-әниләребез турында да онытмасын иде, - дип райондашларга мөрәҗәгать итте район башкарма комитет җитәкчесе Аяз Шафигуллин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев