Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Актуаль

Бүген Ютазы районында чираттагы сессия утырышы узды

Бүген район советының утырышлар залында Татарстан Республикасы Ютазы районы Советының III чакырылыш XXXII утырышы узды.

Көн кадагына тугыз сорау чыгарылды. 2019 елга Ютазы муниципаль районы бюджет үтәлеше турында финанс-бюджет палатасы рәисе урынбсары Альбина Сучкова чыгыш ясады. Депутатлар Ютазы муниципаль районының 2019 елда бюджет үтәлеше турындагы хисапны керемнәр буенча 607 249,5 мең сум, чыгымнар буенча 600 534,7 мең сум күләмендә расладылар.

2019 елга Ютазы муниципаль районы контроль-хисап палатасының эшчәнлеге турында палата рәисе Римма Хафизова сөйләде. Ул, шулай ук, Ютазы муниципаль районы Советының 2011 елның 22 декабрендәге 46 санлы карары белән расланган Татарстан Республикасы Ютазы муниципаль районының контроль-хисап палатасы турындагы нигезләмәгә үзгәрешләр кертү турында чыгыш ясады. Ютазы муниципаль районы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре палатасының 2019 елда башкарылган эшләре һәм 2020 елга планнары турында палата рәисе Алина Хөббәтова чыгыш тотты, аның чыгышы депутатлар тарафыннан игътибарга алынды. Районның башкарма комитет җитәкчесе Аяз Шафигуллин район территориясендәге хуҗасыз объектларны контрольгә алырга һәм алар буенча эшне җирлек башлыклары белән берлектә башкарырга чакырды.

2016-2021 елларга һәм 2030 елга кадәрге план чорына Татарстан Республикасы Ютазы муниципаль районының социаль-икътисадый үсеш стратегиясен раслау турындагы сорау белән Ютазы районы территориаль үсеш бүлеге начальнигы Айгөл Магомедова таныштырды. Ул районны үз-үзен тәэмин итә торган, инвестицион яктан җәлеп итүчән, яшәү һәм тормыш итү өчен уңайлы территориясе булган, югары тормыш сыйфатына ия, сәнәгать һәм авыл хуҗалыгы үсеш алган урын буларак билгеләп узды.

Район Советы юристы Руслан Якупов башкарма комитет тарафыннан кабул ителгән Татарстан Республикасы Ютазы район Советының 2009 елның 11 мартындагы «2019-2023 елларга Татарстан Республикасы Ютазы муниципаль районында кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү һәм аңа ярдәм итү» муниципаль программасын раслау турындагы 7 санлы һәм 2020 елның 17 мартындагы «2019-2023 елларга Татарстан Республикасы Ютазы муниципаль районында кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү һәм аңа ярдәм итү» муниципаль программасына үзгәрешләр кертү турында13 санлы карарларын  гамәлдән чыгарырга, дигән тәкъдим кертте. Ул, шулай ук, Татарстан Республикасы Ютазы муниципаль районында муниципаль хезмәт турындагы нигезләмәне яңа редакциядә раслау һәм районның муниципаль берәмлегендә халык тыңлауларын (җәмәгать фикер алышуларын) оештыру һәм үткәрү тәртибе турындагы нигезләмәгә үзгәрешләр кертү хакында чыгыш ясады.

Ютазы муниципаль районы җирле үзидарәнең сайланылган орган әгъзасына, җирле үзидарәнең сайлануылган вазыйфаи затына үз керемнәре, чыгымнары, мөлкәте һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләре турында, шулай ук хатынының (иренең) һәм балигъ булмаган балаларының керемнәре, чыгымнары, мөлкәте һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләре турында дөрес булмаган яки тулы булмаган белешмәләр биргән өчен җаваплылык чараларын куллану турында карар кабул итү тәртибе хакында район башлыгының коррупциягә каршы тору буенча ярдәмчесе Диана Катеева сөйләде.

Каралган сораулар барысы да алдан даими комиссия утырышларында тикшерелгән булу сәбәпле, депутатлар тарафыннан бертавыштан кабул ителде.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X