Ютазы таңы

Ютазы районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Актуаль

Бәйрәкә авылы кырлары мул уңыш вәгъдә итә

Бүген “АгроМир” җәмгыяте җитәкчесе Сирин Галиев белән хуҗалыкның иген кырларын йөреп чыктык.

Арпа культурасы. Инде озак еллар сыналган “вакула” сорты. Быел бәйрәкәлеләр елның-елында мул уңышы белән сөендерә торган арпаны мең ярым гектарда чәчкән. Башаклар тулыланып, уңыш формалаша торган фазадагы арпа кырының матурлыгыннан тәмам әсир булып, аны иркәлисе килә.

Уҗым бодае... Быел республиканың шактый районнарында көзге игеннәрне яңадан бозып чәчү эшләре башкарырга мәҗбүр булсалар, “АгроМир” җәмгыятенең көзге бодай кырын бик күпләргә өлге итеп куярлык. “Икмәкләрне бүгенгедәй яхшы дәрәҗәгә җиткерер өчен зур чыгымнарга барып, шактый күләмле агротехнологик операцияләр уздырдык. Хәзер инде бар ышаныч табигатькә – бәла-казалы һава торышлары белән игенче хезмәтен юкка чыгармас, дип ышанасы килә”, - дип билгеләп узды Россия Федерациясенең атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Сирин Галиев. Һәрвакыттагыча, 800 гектардан артык мәйданда урын алган кукуруз кырын механизаторлар инде төпләп чыгарга да өлгергән. Шуннан башка аннан яхшы сыйфатлы сусыл азык туплау мөмкин түгел. Рапс белән дә хезмәт коллективы бик озак еллар шөгыльләнә. “Бик үзгә культура. Үзенә зур игътибар таләп итә. Аны тәрбияләп үстерер өчен барлык кирәкле төр авыл хуҗалыгы машиналарына ия булмый торып, аның белән шөгыльләнүдә мәгънә дә юк”, - дип ассызыклады җитәкче.

Сирин Галиев белән көндәлек эшләр, киләчәккә планнар турында озак сөйләшеп утырдык. “АгроМир” җәмгыяте белән 37 елга якын җитәкчелек итүче җитәкченең, әлбәттә, тормышка үз карашы бар. Иңнәрендә – бай тәҗрибә. Бу хактагы тулы язма белән район гәҗитенең киләсе атнада чыгачак санында танышырга мөмкин булачак.

Ильмира ГАЛИЕВА

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев