Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Актуаль

Кече Урыссу авылы мәдәният йортында Камиль Ибраһимовның картиналар күргәзмәсе ачылды

Бүген Кече Урыссу мәдәният йортында ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан Россия рәссамнарының иҗат берләшмәсе әгъзасы, районыбыз рәссамы, Балалар сәнгать мәктәбе укытучысы Камил Ибраһимовның “Менә минем авыл, менә минем кадерле йортым” дип исемләнгән картиналар күргәзмәсен ачу тантанасы булды. Күргәзмәгә республикабызның төрле шәһәрләреннән килгән каләм ияләреннән тыш, күрше Башкортостан Республикасыннан да рәссамнар килгән иде.

Күргәзмә ачылу уңаеннан анда район башкарма комитет җитәкчесе Аяз Шафигуллин да булып китте.

- Үзебезнең җирлектә ерак араларны якын итеп килгән мәртәбәле кунакларны күрүгә мин бик шат. Ташкичү, Бәйрәкә авыл җирлегендә яшәүчеләр үзләренең ата-бабаларын, нәсел-ыруларын онытмаулары белән башкалардан аерылып торалар. Һәм мин сезнең үз картиналарыгызда шуны чагылдыра алуыгыз белән чын күңелдән горурланам, - дип кунакларны сәламләде ул.

Бу көнне чарада катнашучылар рәссамның Бәйрәкә һәм Ташкичү авылының матурлыгын, байлыгын тасвирлаган, ата-бабаларның, күренекле кешеләрнең портретлары төшерелгән рәсемнәр белән таныша алдылар. Аларның һәрберсенә Камиль Нәбиәхмәт улының җан җылысы өрелгән. Кече Урыссу халкы өчен дә әлеге күргәзмәнең нәкъ менә шунда узуы куанычлы, чөнки конөертлар, бәйрәмнәр авыл мәдәният йортында еш була, ә менә шундый күргәзмәләр булганы юк. Бу көнне һәркем күргәзмәдән илаһи бер ләззәт туплап кайтып киткәндер.

Фото:http://yutazy.ru/photo/v-malourussinskom-selskom-dome-kultury-otkrylas-vystavka-kartin-mestnogo-khudozhnika-kamilya-ibragimova

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев