Марат Әхмәтов Ютазы районына өмет белән карый
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Ютазы районына эшлекле визит белән килде.
Гадәттәгечә, район башлыгы Рөстәм Нуриев, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Аяз Шафигуллин озатуында ул “Вафауллин”, “Уңыш”, “Таң”, “Рәхмәтуллин”, “Әхмәтшина”, “Нәбиуллин”, “Кадыйров”, “АгроМир” агроформированиеләренең иген кырларын карап узды. Кунак фермер Ансель Вафауллин җитәкли торган хуҗалыкта булды. “Бу ферманы маллары белән күргәзмәгә куярга мөмкин!” – дип бәя биргән авыл хуҗалыгы министры сүзләре артык шәрехләүгә мохтаҗ түгел.
“АгроМир” җәмгыятенең үлән кырында район авыл хуҗалыгы җитәкчеләре, фермерлар, авыл җирлекләре башлыклары белән күрешкән Марат Әхмәтов тигез шытымнарга төренгән иген кырларына да яхшы бәя бирде. Бүген төп максат – зур чыгымнар белән чәчелгән үсемлекләрне тәрбияләү һәм мул уңышка йөз тоту, дип дип басым ясады Марат Гатуф улы.
- Мин Ютазы районы үсешен күзәтеп яшим. Аның зур булмаган, әмма ышанычлы адымнар белән алга буруы республика җитәкчелен канәгатьләндерә. Шуңа күрә без сезгә зур өмет белән карыйбыз. Республика чигендә урнашкан район булса да, сез Татарстанга бик кирәк, - дип очрашуны йомгаклады авыл хуҗалыгы һәм азык төлек министры Марат Әхмәтов.
Ильмира ГАЛИЕВА
Автор фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев