Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Актуаль

Урыссу бистәсендә тагын бер яңартылган балалар бакчасы үз ишекләрен ачты

Ютазы районында матур тантана булды – Урыссу бистәсенең 3 санлы балалар бакчасы, ниһаять, үз нәниләрен кабул итте.

Республиканың капремонт программасына эләккән һәм район бюджетыннан да өстәмә рәвештә дүрт миллион сумнан артык акча бүлеп бирелгән мәктәпкәчә белем бирү учреждениесен ачу тантанасына күп санлы кунаклар җыйналды. Алар арасында район башлыгы Рөстәм Нуриев, Татарстан Республикасының олимпиада үзәге директоры Гөлнара Исламова, район мәгариф оешмалары җитәкчеләре, сәнәгать тармагы вәкилләре, авыл җирлекләре башлыклары, ветеран педагоглар һәм киң җәмәгатьчелек бар иде.

Кунакларны балалар бакчасының нәни хуҗалары сәламләде. Сүз алган район башлыгы Рөстәм Нуриев, чыннан да, республика көче белән районда бик күп объектларның капиталь ремонтлануы һәм аларның халкыбызның яшәү һәм эшләү сыйфатында яхшы чагылыш табуында зур роль уйнавын билгеләп узды.

Балалар бакчасына узган кунакларны якты уен заллары, уңайлы йокы бүлмәләре, СанПиН таләпләренә туры килә торган санузельләр һәм пищеблок каршы алды. Өлкәннәр капиталь ремонттан соң ачылган мәгариф оешмасы белән танышкан арада, балалар бакчасының танымаслык булып үзгәргән уен зонасы озын җәй буе бу көнне сагынып көтеп алган сабыйларның шат авазына күмелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев