Ютазы районы башкарма комитеты җитәкчесе Аяз Шафигуллин Ураза бәйрәм белән котлый
Кадерле ватандашлар, сезне чын күңелдән Ураза бәйрәме белән тәбрик итәм!
Ураза бәйрәмендә борынгыдан килгән татар халкының татулык, игелек һәм гаделлек идеалларына омтылышы чагылыш таба. Ата-бабаларыбызның күркәм эшләрен дәвам итеп, без барлык дин кардәшләребезне мөселман өммәтен рухи хәзинәләргә нигезләнеп ныгытуга, милләтара һәм динара ризалыкны һәм хезмәттәшлекне үстерүгә һәм камилләштерүгә өндибез.
Ураза бәйрәме рухи бердәмлегебезне арттырсын, йөрәкләребезгә җан җылысы, сөенеч һәм мәхәббәт нуры өстәсен! Ютазы мөселманнарына миһербанлылык, гаделлек, имин тормышка омтылу, кешеләргә шәфкатьле, мәрхәмәтле булу кебек мәңгелек кыйммәтләр хас.
Ураза бәйрәме барыбызга да җан җылысы бүләк итсен, йөрәкләребезне шатлык һәм мәхәббәт белән сугарсын! Сезгә тынычлык, бәхет һәм мул тормыш телим!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев