Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Актуаль

Ютазы районында хезмәт алдынгыларын зурладылар

Бүген Ютазы авылы мәдәният йортында авыл хуҗалыгы, җитештерү тармагы, төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык хезмәтчәннәрен зурлау хөрмәтеннән хезмәт алдынгылары слеты узды. Әлеге көн - барыбыз өчен дә әһәмиятле вакыйга. Хезмәт кешесенә кадер-хөрмәт күрсәтә белүебез бу һөнәри бәйрәмне тагы да дәрәҗәле итә.

Көз җиткәч, басу-кырлардагы, терлекчелек фермаларындагы эшләргә йомгак ясау, авыл хуҗалыгы, җитештерү тармагы алдынгыларына олы рәхмәтебезне белдерү – районыбыздагы иң күркәм традицияләребезнең берсе.

- Быел һава шартлары игенчеләрне зур сынаулар алдына куйды. Шуңа да карамастан, тармак хезмәтчәннәре сынатмадылар, үз бурычларын намус белән үтәделәр һәм үтиләр, хезмәттә фидакарьлек үрнәге күрсәтеп, яхшы нәтиҗәләргә ирештеләр. Кыенлыклар белән исәпләшмичә, үз эшен намус белән башкарган, табыннарыбызда азык-төлек муллыгын тәэмин итү өчен тырышкан тәҗрибәле игенчеләребез, механизаторларыбыз, терлекчеләребез,  гомумән, күпкырлы авыл хуҗалыгының фидакарь хезмәтчәннәре белән чын мәгънәсендә горурланабыз, - дип хезмәт алдынгыларын  сәламләде Ютазы районы башкарма комитет җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Аяз Шафигуллин.

Бәйрәмгә мәртәбәле кунаклар да чакырылган иде. Бу Татарстанның Дәүләт Советы депутаты Марат Әхмәтов,  Татарстан Республикасының ветеринария һәм фитосанитария күзәтчелеге Федераль хезмәте идарәсе җитәкчесе Нурислам Хәбипов, районыбызның элеккеге башлыгы, бүген инде Алабуга районын җитәкләүче Рөстәм Нуриев, күрше Баулы районыннан килгән авыл хуҗалыгы оешмалары җитәкчеләре һәм башкалар. Мөгаен, чараның  бер матур бизәге -  районыбызның Бәйрәкә авылында туып үскән, Россия Федерациясенең һәм Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы эшчесе, районыбызның мактаулы гражданины Галиев Сирин Әхәт улына 70 яшь тулу уңаеннан котлау сүзләре җиткерү булгандыр. Килгән кунакларның һәрберсе хөрмәтле Сирин Галиев исеменә карата соклану һәм рәхмәт сүзләре җиткерделәр.

Хезмәт алдынгылары бәйрәме булгач, бу көнне аларга бөтен алкышлар яуды. Сәхнәгә бер-бер артлы күтәрелгән авыл хуҗалыгы, төзелеш, җитештерү сәнәгате һәм торак-коммуналь хуҗалыгы алдынгыларын район җитәкчеләре сәламләде һәм һәрберсенә бәйрәм тантанасында Татарстан Республикасының дәрәҗәле бүләкләре, мактаулы исемнәре бирелде, муниципаль район башлыгының Мактау кәгазьләре тапшырылды.

- Кайсы гына тармакны алып карасак та, бөтен эшебез, тормышыбыз җир белән бәйле. Җирне хезмәт кешесе тәрбияли, җир исә үзен тәрбияләүченең хезмәтен данлы, мактаулы итә. Бүгенге бәйрәмдә катнашучы һәм бәйрәмгә килә алмаган барлык авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәрен бәйрәм белән тәбрик итәм. Куйган хезмәтегезнең нәтиҗәсен күреп, сәламәт яшәгез - дип, аларга рәхмәт сүзләрен җиткерде Аяз Шафигуллин.

Чара Татарстан Республикасының «Агыйдел» дәүләт җыр һәм бию ансамбле, «Курайчы» төркеме җитәкчесе, виртуоз-курайчы, Башкортостан Республикасының халык артисты Роберт Юлдашев, Татарстан Республикасының атказанган артисты Филүс Каһиров һәм районыбыз аристларының матур һәм күз явын алырлык чыгышлары белән үрелеп барды.

 

Фото:http://yutazy.ru/photo/v-yutazinskom-rayone-chestvovali-peredovikov-truda

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев