Ютазылылар – урман утырту акциясендә
Көн кадагында

Ютазылылар – урман утырту акциясендә

Октябрь аенда Ютазы районы территориясендә 15 мең данәгә якын агач утыртылачак.

2019 елның 5 октябрендә Татарстан Республикасында “Урман атнасы – 2019” республика табигатьне саклау акциясе кысаларында “Урман утырту көне” узды.

Узган шимбә иртәсендә Урыссу бистәсенең Пушкин һәм Жуков урамнарында агач утырту буенча зур өмә узды. Чарада районның беренче шәхесләре – башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы Аяз Шафигуллин, аның беренче урынбасары Светлана Самонина, муниципалитетның башка бүлек җитәкчеләре, Ютазы мәктәбенең “Яшел патруль” хәрәкәте әгъзалары һәм, әлбәттә, активистлар – район иҗтимагый оешма вәкилләре катнашты. Барлыгы бер йөздән артык үсенте утыртылды.

Ильмира ГАЛИЕВА

Автор фотолары

 


Нет комментариев