Быел район җирләрендә тәҗрибә участоклары бер мәйдан белән генә тәмамланмады.
Уҗым арышы һәм бодайның унга якын сортыннан көздән үк тәҗрибә участоклары булдырылуыннан укучыларыбыз инде хәбәрдар. Бүген икмәкләр башаклану фазасында. Район игенчеләре язын сабан культураларыннан тәҗрибә участоклары оештырды. Тигез шытымнарга күмелгән мәйданда әлеге вакытта район кырларында игелә торган сортлар да, шулай ук яңа сортлар да бар, дип билгеләп узган район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Ришат Зарипов, мондый тәҗрибә участокларын кукуруз сортларыннан да оештыру күздә тотылуын хәбәр итте.
Нет комментариев